Сугыш турында хатирәләрне безгә китаплар калдыра
Корпункт:
9 Майда без барыбыз да Җиңү көнен бәйрәм итәбез. Кызганычка каршы, герой вакыйгалар шаһитлары елдан-ел кими бара. Иң төп белем чыганагы-китаплар – һәм без аларны геройларча үткән буыннар истәлеген саклап калу өчен укыячакбыз.
Монай авыл китапханәсе "Балаларга сугыш турында укыйбыз" дип исемләнгән XIII Халыкара акциягә кушылды. Акция кысаларында балалар бакчасында китапханәче Надежда Ахмедова мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Сугыш турында хәтирәләрне безгә китап калдыра»дип исемләнгән уку сәгате үткәрде.
Балалар А.Гайдарның «Поход» хикәясе белән таныштылар, сугыш вакытында балалар һәм яшүсмерләр тарафыннан кылынган батырлыклар турында белделәр. Чара «Җиңү көненә открытка»дигән мастер-класс белән тәмамланды.