Ветераннар белән очрашу
Район җитәкчесе Радмир Беляев барлык менделеевлыларга Җиңү көнен оештырган һәм үткәргән өчен рәхмәт белдерде
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары тәмамланды. Алар барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган иде.
Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Радмир Беляев узган бәйрәмнәргә йомгак ясап хәбәр итте.
- Мин шәһәр халкына, оештыру комитетына, барлык шәһәр хезмәтләренә, бәйрәм чараларын әзерләүдә һәм үткәрүдә катнашкан предприятиеләргә, хокук саклау органнарына куркынычсызлыкны һәм хокук тәртибен тәэмин итү буенча югары дәрәҗәдә бурычларны үтәгәннәре өчен зур рәхмәтемне җиткерәм. Без бергә Җиңү көнен бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү өчен күп көч һәм акча салдык. Безнең районны лаеклы дәрәҗәдә тәкъдим итә алдык! - дип билгеләп үтте ул.
Шулай ук Радмир Илдар улы һәр елны 8 майда Җиңү көненә багышланган зур күләмле патриотик чаралар үткәрергә тәкъдим итте.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бөтен Россиядән 100гә якын кеше "1945 нең мае" сугышының тарихи реконструкциясенә җәлеп ителгән, 500дән артык кеше концерт программасында катнашкан, 1800 менделеевлы «Үлемсез полк»акциясендә туганнарын искә алган.