Опубликовано на сайте: Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Главная > Шәйхетдинов Минханиф Кыям улы

Шәйхетдинов Минханиф Кыям улы

Корпункт: 
Альметьевский

Шәйхетдинов Минханиф Кыям улы 1926 елда Татарстан республикасының Беренчемай районы Түбән Абдул авылында туган. 1940-1943 елга кадәр Түбән Абдул авылында колхоз умарталыгында умартачы булып эшли.
943 нче елда Совет Армиясе сафларына басып, Бөек Ватан сугышына китә.
1943-45 нче елларда полк наводчигы була.
1945-1947 елларга кадәр пулемётчылар артеллериясе бригадасы наводчигы.
1947-1950 нче елга кадәр 9 нчы пулемётчылар – артиллерия дивизионы наводчигы. 1950 нче елдан Беренчемай районы Чирмешән авылында авыл хуҗалыгы буенча инструктор булып эшли.
1950-52 нче елларда Беренчемай районы Чирмешән авылы партиясенең отдел инструкторы.
1952-53 елларда Чирмешән районы авыл хуҗалыгы җитәкчесе була.
1953-57 елларда Беренчемай районы Чирмешән авылында профсоюз һәм комсомол оешмалары җитәкчесе.
1957 нче елда Казан шәһәрендә Республика буенча партия мәктәбенең тыңлаучысы.
1959-1961 Татарстанның Кукмара посёлыгында РК КПСС ның секретаре.
1961-1963 елларда Татарстан Республикасының Кукмара поселогында РК КПСС ның секретаре.
1961-1963 еларда Татарстанның Ширәмәт районы Ширәмәт авылы КПСС райкомының икенче секретаре. 1962 нче елда Чаллы шәһәрендә урнашкан “Камэнергострой” берләшмәсендә кадрлар бүлеге башлыгы урынбасары.
1963 нче елда Татарстанның Чистай шәһәре КПСС парткомы – инспекторы, парторганизаторы.
1963-1965 елларда Татарстанның Минзәлә шәһәре партия-дәүләт контроле комитеты председателе.
1964 нче елда Татарстанның Минзәлә шәһәрендә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый.
1965-1969 елларда Татарстанның Актаныш шәһәре һәм районы райсовет исполком председателе.
1969-1982 Татарстанның Чаллы шәһәре “Камгэстрой” төзү берләшмәсенең башлыгы урынбасары. 1969 нчы елда Казанның югары партия мәктәбен тәмамлый.
1982 нче елдан Татарстанның Бреҗнев шәһәре “Камгэстрой” берләшмәсенең кадрлар буенча башлыгы урынбасары.
Дәүләт бүләкләре: “Икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены кавалеры”, “Почёт билгесе” орденнары (2 штук), “Хезмәт Кызыл Байрагы ордены”, “Дуслык ордены” һәм 15 медаль. Шәйхетдинов Минханиф Кыям улы Әлмәт районы Түбән Абдул зиратында җирләнгән.

Опубликовано 7 апреля, 2026 - 10:29 пользователем Альметьевский к...

Источник (изменено 07/04/2026 - 10:29):https://tatfrontu.ru/node/937795