Опубликовано на сайте: Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Главная > «Рәхмәт белдерелде»

«Рәхмәт белдерелде»

Корпункт: 
Альметьевский

1945 елның 6 маенда Югары Башкомандующийның 2 нче Белоруссия фронты гаскәрләре командующие Советлар Союзы Маршалы Рокоссовскийга боерыгы чыга, анда: «2 нче Белоруссия фронты гаскәрләре, һөҗүмне дәвам итеп, Штральзундерфарвассер бугазын кичтеләр, Рюген утравында Берген, Гарц, Путбус, Засснитц шәһәрләрен алдылар һәм бүген, 6 майда, Рюген утравын тулысынча алдылар».

Штральзундерфарвассер бугазын кичкәндә һәм Рюген утравында Берген, Гарц, Путбус, Засснитц шәһәрләрен яулап алган өчен, шулай ук Рюген утравын тулысынча яулап алган өчен, Советлар Союзы Башкомандующие Маршалы иптәш Сталин боерыгы нигезендә шул сугышларда катнашучыларга рәхмәт белдерелде». Бу сугышларда Беренчемай районының Кара Чишмә авылында туып үскән авылдашыбыз Мусин Г.Н. катнашты.Бүгенге көндә аның документы Х.Х. Әхмәтшин исемендәге Елхово авылы тарихы музее фондларында саклана.

Опубликовано 3 июня, 2026 - 12:13 пользователем Альметьевский к...

Источник (изменено 03/06/2026 - 12:13):https://tatfrontu.ru/node/939448