Опубликовано на сайте: Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Главная > Хәтер һәм кайгы көне

Хәтер һәм кайгы көне

Корпункт: 
Альметьевский

Хәтер һәм кайгы көне-Россиядә ел саен 22 июньдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Ул Бөек Ватан сугышы — СССР тарихында Икенче бөтендөнья сугышының бер өлеше булган иң зур низаг башлануга багышланган. 21 июнь көнне Х.Әхмәтшин исемендәге Елхово авылы тарихы музее хезмәткәрләре, Түбән Абдул авылы халкы һәм балалар белән берлектә, Ватаныбызны саклаган солдатларның батырлыгына баш иеп, сугыш кырында һаләк булган авылдашларыбызны шәмнәр яктыртып искә алдылар.Әлеге акция илебезнең тарихи үткәненә хөрмәт хисе формалаштыруга, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Опубликовано 22 июня, 2026 - 12:08 пользователем Альметьевский к...

Источник (изменено 22/06/2026 - 12:08):https://tatfrontu.ru/node/939541