Опубликовано на сайте: Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Главная > Барт, Бад, Доберан, Нойбуков, Варин, Виттенберг шәһәрләре өчен сугыш хәрәкәтләре

Барт, Бад, Доберан, Нойбуков, Варин, Виттенберг шәһәрләре өчен сугыш хәрәкәтләре

Корпункт: 
Альметьевский

1945 елның 3 маенда 2-нче Беларус фронты гаскәрләре Барт, Бад, Доберан, Нойбуков, Варин, Виттенберг шәһәрләрен алалар һәм Висмар — Виттенберг сызыгында союздаш инглиз гаскәрләре белән кушылалар.
1945 елның 3 маенда 2 нче Белоруссия фронты гаскәрләре 22 мең немец солдатын һәм офицерын әсирлеккә алалар.Шулай ук сугыш барышында дошман техникасын юк итәләр — мәсәлән, шул ук көнне 50 танк һәм үзйөрешле орудиеләрне юк итүне теркәгәннәр.
Җиңү уңаеннан Югары Башкомандующий В.И.Сталин бу сугышларда аеруча батырлык күрсәткән берләшмәләрне һәм частьларны орденнар белән бүләкләүгә тәкъдим итәргә куша. Ә шул ук көнне 21 сәгатьтә Мәскәүдә 2 нче Белоруссия фронтының батыр гаскәрләре хакына 124 орудиедан торган егерме артиллерия залпы белән салют бирелә. Бу сугышларда Беренчемай районы, Кара Чишмә авылында туып үскән авылдашыбыз Мусин Гыйльметдин Насретдин улы да катнаша. Барт, Доберан, Нойбуков, Варин, Виттенберг шәһәрләрен алудагы бик яхшы сугышчан хәрәкәтләре өчен аңа СССР Югары Башкомандующие маршал И. В. Сталинның рәхмәт хаты тапшырыла. Бүгенге көндә шул документ Х.Әхмәтшин исемендәге Елхово авылы тарихы музее фондларында саклана.

Опубликовано 30 июня, 2026 - 14:06 пользователем Альметьевский к...

Источник (изменено 30/06/2026 - 14:06):https://tatfrontu.ru/node/939626