Һәйкәлләргә сәяхәт

Дәһшәтле сугышта катнашкан ветераннарыбызның саны елдан -ел кими, алар белән бергә сугыш хатирәләре дә саега. Бүген инде канкойгыч еллар турында Җиңү бәйрәме һәм һәйкәлләребез генә искә төшереп тора.
Бу уңайдан тарихи вакыйгаларны мәңгеләштерүче һәйкәл булган авылларны бәхетле дияргә була Чөнки, аларда хәтер яши. Шул һәйкәлләр яныннан узганда өлкән буын сугышка бәйле хатирәләрен яңарта, югалткан якыннарын юксынып искә ала...
Яшь буын исә, тыныч тормыш өчен шушы авылдан күпме кешенең сугышка киткәнлеген, күпмеләренең яу кырында ятып калганлыгын, хәбәрсез югалганлыгын барлый.Бүген яшь буынны халкыбызның тарихи традицияләренә, аның улларының һәм кызларының батырлыкларына, бөек казанышлар тәҗрибәсенә өйрәтү бик мөһим. Үсеп килүче буында Ватанга, тынычлык эшенә, Ватанны саклауга әзерлеккә мәхәббәт формалаштырырга кирәк.
Шул уңайдан Әхмәтшин Х.Х. исемендәге Елхово авылы тарихы музее хезмәткәрләре җәйге каникулларда балалар өчен Бөек Ватан сугышына багышланган һәйкәлләр буенча экскурсия үткәрделәр. Экскурсия вакытында балар һәйкәлләрнең әһәмияте, балаларның балачагы кояшлы һәм бәхетле булсын өчен үз Ватанын саклаганда һәлак булган, горурлык күрсәткән кешеләр турында белделәр.