Опубликовано на сайте: Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Главная > Поэтесса Гаязова Хадия

Поэтесса Гаязова Хадия

Корпункт: 
Тетюшский

Гаязова Хадия Камартдиновна родилась 25 ноября 1936 года. Когда началась Великая Отечественная война, ей было всего лишь 5 лет. Она пережила всё: голод, смерть близких, непосильный труд и разруху.

«Всю весну, лето и осень ходили босиком – от снега до снега. Особенно плохо было, когда работали на поле. По стерне ноги кололи в кровь. Одежда была как у всех – старое  платье, телогрейка с чужого плеча » - вспоминает она.  Многое пережила Хадия апа, об этом она пишет в своих стихах.

Произведения Хадии Камартдиновны:

 Әтиләрсез генә үстек без.
Тамагыбыз ач, җалангач идек,
Елар чакларда да, көлдек без.
Гомер буе көттек әтиләрне,
Күрешүләр насыйп булмады.
Тик бер генә тапкыр, ник бер генә тапкыр,
“Әти”-диеп әйтеп булмады.
Нишләтәсең, безнең бала чакта
Ходай шулай язган булгандыр.
Әнкәйләрнең генә гомерләре
Бер шатлыксыз, зая узгандыр.
Һәр көн саен сызылып таңнар атты,
Кояш чыга иде елмаеп,
Яныбызда әниебез булды,
Без яшәдек шуңа куанып.

Әнием истәлегенә

Сагынам әнкәй синең сүзләреңне,
Алтынга тиң иде һәр сүзең.
Тормыш йөген иңнәреңә салып.
Син үстердең безне бер үзең,
Иренмәдең әнкәй бер эштән дә,
Көтү көттең, атлар карадың,
Кирәк чакта авылым кешесенә,
Табиб урынына ярадың.
Тыныч йокла әнкәй кабереңдә,
Тыныч булсын әнкәй каберең.
Сине сагынып искә алам да мин,
Өзгәләнеп китә бәгерем.

Данис улыма багышлыйм

Өйдән чыгып киткән чакта
Моң иде күңелләрем
Әнкәй бәгерем белмәгәнсең
Беткән дип гомерләрем.
Әнкәй барсаң Апасларга
Эзләремне эзләрсең
Иптәшләрем кайта ялга
Нихәл итеп түзәрсең.
Балам китте кунакка дип
Кайтыр диеп көткәнсең
Үлгән хәбәрем ишеткәч
Күз яшьләрен түккәнсең
Яллар җиткәч һәр ял саен
Кайтырлар иптәшләрем
Алар кайтып мин кайтмагач
Өзелер үзәкләрең.
Машиналар авыр менә
Апасның үрләренә
Әнкәй бәгърем җаным чыкты
Ят кеше түрләрендә.
Кунакка дип чыккан чакта
Шат иде күңелләрем
Унҗиде яшь тулмас борын
Өзелде гомерләрем.
Әнкәй мине күрергә дип
Иптәшләрем килерләр.
Минем соңгы сүзләремне
Алар сөйләп бирерләр.
СПТУ ишеге алдында
Калды йөргән эзләрем
Әнкәй сине күрә алмадым
Калды әйтер сүзләрем.
Апаска барган чакларда
Бик күп уйлар уйладым
Зур машиналарга утырып
Эшләргә иде хыялым.

Сабый чагым төшә исемә
(Әтием истәлегенә)

Сабый чагым хәтирәсе итеп,
Язам әле сезгә, кардәшләр.
Гомер үткән саенәрнеп тора
Сабый чакта күргән яралар.
Салкын иде кышлар, каткан тәрәзәләр,
Салкын иде өйнең түрләре.
Сабый чак ул барыбер күңелле иде,
Бер кеше дә бездән көлмәде.
Авыз тутырып ипи ашамадык,
Җылы күлмәк – ыштан кимәдек.
Урам тулы үксез бала үстек,
Үксезләр дип беркем әйтмәде.
Бүгенгедәй хәтеремдә әле
Әткәемне елап озатканым.
Сау булыгыз, балаларым , диеп
Атка утырып китеп барганы.
Шул китүдән әткәй кайталмады,
Ятып калды сугыш кырында.
Моңлы көйләп, җырлар җырлый иде
Әнкәебез әткәй турында.
Безнең балачакка кыенлык күп килде,
Ходай шулай язган булгандыр.
Әнкәйләрнең генә гомерләре
Бер шатлыксыз зая узгандыр.
Бүгенгедәй хәтеремдә әле,
Әнкәемнең елап кайтуы.
“Балаларым , әтиегез үлгән,
Хәбәр килде”, - диеп әйтүе.
Без үскәндә дөнья бүтән иде,
Матур килә иде җәйләре.
Көннәр буе үлән, башак җыеп,
Кайтып йоклый идек аннары.
Кычытканны алам кулларыма,
Сабый чагым төшә исемә.
Вак – вак итеп турап, хөрмәт белән
Куя идек табын түренә.
Күпме еллар үткән,әле һаман
Сабый чагым төшә исемә.
Шул чакларның хәтирәсе булып,
Әнкәй керә минем төшемә.

Истәлегем булып калсын әле.

Мин үзем дә сугыш баласы.
Күп апалар сугыш кырларынан,
Газиз балаларын көткәндер.
“ Бәлки кайтыр, бер күрермен диеп”- диеп
Гомере буе өмет иткәндер..
Кара кайгыларга бирешмичә,
Ничек кенә яшәп карарга.
И, ходаем, сабырлыклар бирче,
Балаларын җуйган анага.
Минем өчен күктә кояш сүнде,
Бар җиһанны болыт каплады,
Ачы кайгы килде башларыма,
Бу дөньяның яме калмады.
Бу дөньяда бик күп алар,
Балаларын җуйган аналар.
Сабырлыклыр сорыйм ходаемнан,
Йөрәгемдә бетмәс яралар.

Туган авылым

Мин яратам туган авылымны,
Мин яратам аның кырларын,
Басуларда иген өлгергәнен,
Урам тулып көтү кергәнен.
Мин яратам бөтен табигатьне,
Җирне, күкне, суны яратам,
Сызлып аткан алсу таңнарыңны,
Җәйге иртәләрен яратам.
Кырларыма чыксам , тыңнап туймыйм,
Тургайларның моңлы тавышын.
Тургай тавышлары баса кебек,
Йөрәгемнең кайгы- сагышын.
Туган авылым, туган туфрагым син.
Сине ташлап читкә китмәдем.
Ходай миңа тыныч тормыш бирсә,
Мин башканы өмет итмәмен

Ким-хур булып яшәмәдек

Ким-хур булып яшәмәдек җирдә.
Тормыш кордык туган җирләрдә
Өй тутырып балалар үстердек
Тик яшиләр чит ят җирләрдә.
Мин яратам туган авылымны
Мин яратам аның кырларын
Кырларына чыксам тыңлап туя алмыйм
Тургайларның моңлы җырларын.
Туган җир ул бик кадерле
Туган җир ул була бер генә
Туган җирдә газиз халкың белән
Матур итеп яши бел генә

Тәтеш минем туган ягым

Тәтеш минем туган ягым
Күргәнем бар Идел ярларын
Сиңа килеп укып белем ала
Шунда туган ул һәм кызларың.
Тәтеш – Тәтеш минем туган ягым
Текә синең идел ярларың
Борма-борма текә агач баскычларың
Белмим аны кемнәр салганын
Туган ягым Тәтеш кайтам сиңа
Ачык анда безгә һәр ишек
Төрле милләт халкы яши анда
Бер-берсенең хәлен белешеп
Тәтеш-Тәтеш син борынгы кала
Истәлекләр бик тә күп анда
Ярларыңа туктап ак метеорлар
Саләм биреп юлга кузгала
Тәтеш- туган ягым минем
Бабайлар да синдә булганнар
Синең турында алар сөйләгәннәр
Истәлекләр булып калганнар

Ана сагышы

Бала хәсрәтеннән, бала сагышыннан
Йөрәгемә моңнар кагыла
Аналарның иркен күкрәгенә
Сагышларның сыйган барысы да
Кайтам диеп китеп кайта алмадың
Ятып калдың чит ят җирләрдә
Минем хәлләремне кемнәр аңлар
Кемнәр куяр кара гүрләргә
Күп аналар газиз балаларын
Гомре буе сагынып көткәндер
Сагну сагышларга түзә алмый
Бу доньядан инде киткәндер
Онытылган кебек буласыз да
Җиргә сары яфрак ятканда
Үткән гомер кабат искә түшә
Җылы яктан кошлар кайтканда

Хәсрәт килде диеп туктап тормый донья

Хәсрәт килде диеп туктап тормый донья
Үтә гомер кая барасың
Язмышлардан узмыш юк диләр бит
Язмыш йөртә әдәм баласын.
Балам, балам бәгерем минем
Ниләр килде синең башыңа
Нинди ачы хәсрәтең булды
Башларыңны шулай җуярлык
Әти әти диеп өзгәләндең
Этиеңне сагыну көчле булдымы
Аны күрермен дип өзгәләнеп
Караҗиргә барып кердеңме.
Хәсрәтемнең чиге юк бит инде
Белмим ничек яшәп китәрмен
Синең кылган гамәлләреңбик кызганыч
Ничек кенә гомер итәрмен

Опубликовано 21 апреля, 2020 - 17:52 пользователем МИТК РТ

Источник (изменено 21/04/2020 - 17:53):https://tatfrontu.ru/news/poetessa-gayazova-hadiya