ГАРАЕВ АГЛЯМ МИФТАХОВИЧ
«Хәтер” китабы. Гәрәев Әгъләм, 1023, Сарман РХк моб., к-арм, 25.08.1942 һәлак булган, Тверь өлк., Зубцов р-ны, Михеево ав. (?) җирл. (62бит)
Алар “кайтырга” дип киткән, ә озатучылар: “кайтырга тырыш” дип озаткан. Кемдер кайта алмаган, ә кемдер дошманнарга үч итеп кайткан.
Гараев Әгъләм Мифтах улы 1923 елның 25 сентябрендә Илексаз авылында туган.
Владимир шәһәрендә агач мылтык тоттырып өйрәткәч, кече сержант, өлкән пулеметчы Гараев Әгъләм 86 нчы полк составында Калинин фронтына җибәрелә. Әмма юлда эшелонны немец солдатлары бомбага тота. Ярты полк шунда ятып кала. Полкны Ржев юнәлешендә алгы сызыкка кертәләр. Алда – күмергә әйләнеп бара торган Михеев. Безнекеләр һәр түмгәк, чокырга елышып авылга якынаялар. Әгъләм Гәрәев та кулдашы белән “Максимка”сын сөйрәп, алга шуыша. Пулеметны дошман ягына төбәп гашеткага баса. Чираттагы тартма патронны бушаткач, иелә-бөгелә алга ыргыла. Әмма гәүдәсен турайтырга өлгерми, аягын чалгы кискәндәй нидер сызып, яндырып үтә. Гәүдәсе арыш көлтәседәй авып төшә. Әгъләм янына мина төшеп ярыла. Ярчыгы ботын умырып ташлый. Әгъләмне иртән генә табып алалар. Сарайда бер атна салам өстендә яткырганнан соң, госпитальгә озаталар. Юл биштәре яр буенда кала. Егеткә госпитальдә катлаулы операция ясала. Ул төзәлгәнче алты ай гомер уза.
Аннан Илексаз егетенең фронт юллары Карелия якларына барып тоташа. 1943 елның августында – икенче, 1944 нче елның октябрендә өченче мәртәбә яралана. Дәваланып чыккач, янә алгы сызык. Балтыйк фронты. Немец ярдан 600 метр диңгез эчендәге Сюнаминдзе атавын тоташ крепостька әйләндергән. Ул - Әгъләм сугышкан дивизия юлында каты чикләвек. Атауның йомшак җирен капшау, "тел" алып кайту өчен разведка взводы җибәрелә. Дошман да йокламый. Күккә ракета чөеп, яктыртып-яктыртып ала. Разведчиклар, яктылык сүнгән арада тиз-тиз ишеп, утрауга килеп җитәләр һәм дошман блиндажларына ташланалар. Әгъләмнең дә кулында гранаталар бәйләме. Менә ул кулындагы гранаталар бәйләмен блиндажга ыргыта һәм 13 немецны штабка китереп тапшыра. Шушы һәм башка күрсәткән батырлыклары өчен аны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итәләр соңыннан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. 1945 елның 5 маендагы уңышлы операция өчен икенче бүләк – Кызыл Йолдыз ордены кадала. Гараев Әгъләм абыйның исеме “Хәтер” китабында гына түгел, ә үзебезнең Мемориалда да язылган, гәрчә сугыштан кайтып ул күп еллар Сарманда яшәсә дә.
Хатыны Һидая апа белән бер ул, бер кыз үстерәләр.
2011 елның 5 августында Сарман авылында вафат.