ХӘСӘНОВ МӨСӘЯФ ХӨСӘЕН УЛЫ
Район:
Сармановский
Сугыш һәм хезмәт ветераны Хәсәнов Мөсәяф Хөсәен улы, 1924 елда Сарман районы Иске Кәшер авылында туган.1942 елда сугышка алына. Хәрби “Котюша” машинасы белән Мәскәү янында барган сугышлардан башлап, Берлинга барып җитә. Яралана, бер аягын өздерә. Җиңү көнен ул госпитальдә каршылый. Кече сержант, отделение командиры урынбасары булып хезмәт итә. 1946 елның февралендә авылга кайта. “Киров” , “Искра” колхозларында ул ветеринария фельдшеры булып эшли. III дәрәҗә Дан, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры һәм җиңүнен бик күп юбилей медальләре белән бүләкләнә. 1997 елда вафат була, Иске Кәшер авылында җирләнгән.