ИКРАМ ХӘЛИЛ УЛЫ ВӘЙЗУЛЛИН
Беренче Смоленск партизан бригадасының сугышчан тарихында Икрам Вәйзуллин исеме иң лаеклы урыннарның берсен алырга хаклы.
Икрам Хәлил улы 1919 елның 14 декаберендә Саба районының Туктар авыланда туган. 1921 елда аның әти - әнисе Кросноярск шәһәренә күчеп китә.
Анда 4 ел яшиләр. Аннары Вәйзуллиннар гаиләсе кире туган якларына әйләнеп кайта. Икрам мәктәпкә укырга керә һәм 3ел белем ала. 1929 елда Вәйзуллиннар кабат Красноярскийга китеп баралар. Икрамга укуын урыс мәктәбендә дәвам итәргә туры килә. Әмма ул үзенең бик сәләтле булуын күрсәтә, урысчаны яхшы үзләштерә, уку алдынгысы була.
Икрам кыен һәм ачлыгы белән үзәккә үткән 1933елда әнисе һәм өч кече туганы белән (әтиләре Кросноярскида кала) туган якка кайтырга чыккач та елгырлык күрсәтә: поезд станцияләрендә туктап торган арада сеңелләренә тамак ялгарлык ризык табып алып керә торган була. Моны күреп янәшәдә утырып кайткан хатын: “ Әнә, кара, бер малай бөтен гаиләне туендыра. Ә син хатыныңа да ашарлык әйбер таба алмыйсың”- дип ирен битәрли...
Икрам Саба мәктәбендә җиде сыйныф тәмамлый, аннары Красноярскийда модельче белгече ала. Хәрби хезмәткә чакырылганчы завод комитеты рәисе, “торговодтрас” базасы начальнигы булып эшли. Ә Бөек Ватан сугышы хәбәрен инде ул Совет армиясе сафларында – Байкал аръягы хәрби округында ишетә. Чита өлкәсендәге хәрби частьне озакка сузмыйча Көнбатыш фронтка күчерәләр. И. Вәйзуллин Смоленск, Ярцево, Вяьзма янында барган сугышларда катнаша. Язмыш аңа сынауларның тагын да авыррагын , кыенрагын әзерләп куйган икән. 1941 елның октябереннән Икрам инде оккупацияләнгән территориядә партизан отряды сугышчысы. Партизаннар Смоленск өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә хәрәкәт итәләр. Икрам немецларга каршы көрәштә үзен кыю, тәвәккәл сугышчы итеп күрсәтә. Партизаннар арасында абруе зур була. Бер чакны карательләр экспедитциясе “Сары фил” дигән шартлы исем астында сугышып разведка ясый. Әмма партизаннарның көчле каршылыгына очырап, зур югалтуга дучар була. Икрам куе булып үскән үлән арасыннан үтеп, нитраль зонага чыга һәм немецларның борын төбендә кул пулеметы белән коралланган румынны әсир итә. Дошман мондый “тәртипсезлекне “сизеп алып көчле ут ача . Әмма инде эш эшләнгән була, үтә кыю хөҗүм уңышлы төгәлләнә.
И.Вәйзуллин беренче Смоленск партизаннар бригадасының фронт лениясе аша үтеп , дошман тылына рейды вакытында зур батырлык үрнәге күрсәтә. Оста тактик хәрәкәтләре, тапкырлыгы өчен бригада командиры А.Евстратов аны үзенең урынбасары итеп билгели һәм сугышчыларны билгеләнгән районга күчерү бурычын йөкли. И.Вәйзуллин бу ышанычны да намус белән аклый.
Икрам Хәлил улының сугышчан батарлыгы югары бәяләнә. Ул “Кызыл йолдыз” сугышчан Кызыл байрак орденнары, күп кенә медальләр белән бүләкләнә.
Икрам төскә-биткә сөйкемле, төз гәүдәле, урта буйлы, куе кара чәчле кеше иде. Польша армиясе командирлары формасыннын йөрде. Моның өчен ул шактый гына күңелсезлекләргә дә юлыкты. 1944 елның июлендә Фирганәгә әти-әнисе янына ялга кайткан Икрамны шәһәр хәрби комиссариаты тоткарлый һәм КПЗга (комера предворительного заключения) ябып та куя. Тылдагыларга аның поляк формасыннан булуы шпион түгел микән дигән шик тудыра. Бөтен ялны комерада утырырга туры килә. Минскийдан Белорусия партизаннар хәрәкәте штабыннын хат килгәч кенә чыгаралар.
Тумышы белән Саба якларыннант булган партизан И.Вәйзуллин турында легендада йөрерлек кеше дип ышынып әйтергә мөмкин . Якташлары анаң белән хаклы рәвештә горурлана алалар.
А. Шошин.
I –нче партизаннар бригадасы ветераны. Смоленск өлкәсе.
Сугышның беренче кышында Смоленск өлкәсендә күп кенә партизан отрядлары оеша. Алар арасында Татарстаннан 200 артык кеше кәрәшә. Болар нигездә чолганыштан чыга алмый калган 18нче укчы дивизия сугышчылары була. “Батя” дип исемләнгән отрядларның берсендә Германиягә озатыласы 3225 баланы урман аша немец фашистларыннан зур авырлыклар аша коткарып калуда зур көч куйган партизаннар арасында якташыбы Икрам Вәйзуллин да бар. Операция “ДЕТИ” дип исемләнгән китапта аларның батырлыгы турында язылган.