КӘРИМОВ ФӘТХЕЛ ӘХМӘТЛАТЫЙП УЛЫ
Район:
Сармановский
1927 елның 20 нче маенда Әлмәт районы Гөлбакча авылында туган.
1944 елның ноябрендә 18 яшьлек егетне Бөек Ватан сугышына алалар. Шул китүдән 1954 нче елның сентябрендә генә исән килеш туган якларына әйләнеп кайта, берничә тапкыр яралана. Сугыштан кайткач, Нәкыя исемле кызга өйләнеп, 3 бала тәрбияләп үстерә. Нефть чыгаруда оператор булып, 1982 нче елга кадәр эшли. Тынгысыз җанлы Фәтхел абзый күп санлы медальләр, орденнар белән бүләкләнә. Лаеклы ялга чыккач төрле эшләрдә эшли ул. 1989 елның җәендә Җәлил бистәсендә вафат була.