МОТЫГУЛЛИН ГАРИФ МОТЫГУЛЛА УЛЫ
Мотыгуллин Гариф Мотыгулла улы 1902-елда туган. Сугышка кадәр тимерче булып эшли.Авылның уңган,булдыклы кызы Мәликә Вәлиулла кызы белән белән тормыш корып җибәрәләр. Армиядә булган, сугыш әмәлләрен яхшы белгән.1941нче елның сентябрендә фронтка китә .Мәликәсе белән олы улы Мингалим аны Күтәмәгә кадәр җәяүләп озата барганнар.Мәликә апа ул вакытта дүртенче баласына йөкле була.«Мәликә,балаларны сакла,ач тотма,36 пот арышыбыз бар»,-дип,балалары өчен кайгырып китә гаилә башы.Хатыны өч малай - Мингалим,Хатыйп,Минзакир белән кала. Дүртенчесе дә менә-менә дөньяга килергә тора.Әтиләре китеп бер ай үткәч, кыз бала таба Мәликә әби.Аңа Фатыйма дип исем бирәләр.Тик төпчеген,бердәнберен - кызын күрүләр насыйп булмый Гариф абыйга! Баштан ул күпмедер вакыт яшь солдатларны сугыш ысулларына өйрәтә. Аннан “передовой” - Мәскәү өлкәсендә, Смоленск юнәлешендә сугышка керә.Яраланып госпитальгә эләгә. Горькийда госпитальдә дәвалана. Аякка баскач,янә сугыш...Соңгы хатын Сталинград яныннан яза. «Ут эченә керәбез»,-дип язган хатыннан соң,«Хәбәрсез югалды» дигән кара хәбәр килә.
Мотыгуллин Гариф бабай Сталинград өчен барган аяусыз сугышның корбаны була.Бу регионның далаларында һәм Сталинград эчендә канкойгыч сугышлар бара. Һәр көнне меңнәрчә кеше кырыла. Биредә илнең язмышы кыл өстендә була. 173 – дивизиянең 1313 – укчы полкының сугышчысы Мотыгуллин Гариф Мотыгулла улы 1942 нче елның ноябрендә Сталинградның өлкәсенең Городищенский районында һәлак була.
Мәликә әби 4 баласын да намуслы,тәрбияле,тырыш,хезмәт сөючән итеп тәрбияли. Уллары Мингалим,Хатыйп инде вафат, тик аларның нәселе яши – аларның онык,оныкчыклары республикабызның төрле авыл – шәһәрләрендә гомер кичерәләр.
Мәликә әби бик тырыш,бар эшкә дә сәләтле,уңган хуҗабикә иде, һәр кешегә карата ул бик ачык – олысын да,кечесен дә бик хөрмәт итте. 98 яшенә кадәр төпчек улы Минзакир абый һәм килене Салисә апа гаиләсендә яши. Чын мәгънәсендә “Ак әби” балаларына оныкларын,оныкчыкларын тәрбияләргә булыша. Гомере буе Гарифын сагына,юксына,аны уйлап йокысыз төннәр үткәрә. Мәликә әби 2007-елда вафат булды.
Әлеге язмада Рафис Корбанның Ә.М.Залаковка багышланган “Тамырларны өзмәгез” дигән китабыннан өзекләр кулланылды.