НАГИМУЛЛИН ЗАГИДУЛЛА
Нәгыймуллин Заһидулла 1924 елда Юлтимер авылында туган, 1942 елның августыннан Кызыл Армия сафларында. 1944 елның 31 июлендә “Батырлык өчен” медале белән дә бүләкләнә. “Бүләкләнү кәгазе”ндә язылганнан күренгәнчә, Вациловские хуторы өчен барган бәрелештә, аның отделениесе зур батырлыклар күрсәтә. Батырлыклары өчен 1006 нчы укчы полк командиры подполковник Терехин 25 гыйнвар көнне аңа Советлар Союзы Герое исеме бирү турында “Бүләкләү кәгазе” тутыра. 26 нчы гыйнварда полковник Есипенко да бу тәкъдимне раслап, үз имзасы белән “Советлар Союзы Герое исеменә лаек” дип язып куя. Тик... ни өчендер, югарырак штабларда утыручылар Заһитка Герой исеме бирмиләр. Заһидка бу геройлыгы өчен, 5нче Удар Армия буенча 1945 ел 31 гыйнвар Приказы белән, Сугышчан Кызыл Байрак ордены тапшырыла. Дәхшәтле сугыш Германия җирендә барганда, якташыбыз үзенең соңгы батырлыгын ясый: Ригенвальд шәһәре өчен барган канлы бәрелешләрдә Нәгыймов отделениесенең алга таба хәрәкәтен дошман пулемет оясы тоткарлый. Командир кулына кул пулеметы тота да, кыска гына араны йөгереп үтеп, фашистларны юк итә. Тик үзе дә шушы 17 апрель көнне һәлак була. Бу батырлыгы өчен ул, подполковник Терехин тарафыннан I дәрәҗә Ватан сугышы орденына тәкдим ителә. 266 укчы дивизия командиры генерал-майор Фомиченко да егетне бүләккә лаек дип таба. Заһид, үлгәннән соң, орден белән бүләкләнә.
Музей чыганагы