ШӘЙМӘРДАНОВА МӨЗӘЯНӘ ШӘЙМӘРДӘН КЫЗЫ
Шәймәрдәнова Мөзәянә Шәймәрдан кызы 1920 елның 23 ноябрендә Иске Кәшер авылында туа. Җидееллык мәктәпне тәмамлый. 1935-1938 елларда Казан шәһәрендә фельдшер-акушерлар әзерләү мәктәбендә укый. Аны тәмамлагач, 1938-1941 елларда Буденовский (Татарстан) районында фельдшер-акушер булып эшли. 1941 елның 24 июненнән 1942 елның 18 апреленә кадәр Яхшыбай авылы кызы Сафиуллина Расиха белән Казан шәһәре 3650 номерлы госпитальдә эшлиләр.
1942 елның 18 апреленнән 1945 елның октябрь аена кадәр НКВД ның 23 дивизиясендә хезмәт итә. Хезмәт вакытында контузия ала.
Мөзәянә апа Бөек Җиңүне Великие Луки шәһәрендә каршылый. Күрсәткән хезмәтләре өчен “За Победу над Германией” медале һәм грамоталары белән бүләкләнә. Сугышны кече лейтенант булып тәмамлый.
Сугыштан соң Әлмәт районы Камы Исмәгыйль авылында 2 ел фельдшер һәм партия оешмасы секретаре булып дәвам итә. Чирек гасырдан артык Әлмәт шәһәре Кызыл Хач һәм Ярымай җәмгыятендә эшли.