ВАГЫЙЗОВ ХАН ВАГЫЙЗ УЛЫ
Вагыйзов Хан Вагыйз улы 1921 елның 22 июлендә Сарман районы Иске Әхмәт авылында туган.
Сугыш ветераны Вагыйзов Хан Вагыйз улы сөйләгәннәрдән “Иске Әхмәт авылында 4 класс, Каран авылында 7 класс белем алдым. Анда мине Салихова Мәрьям апа укытты. Укуны тәмамлагач колхозда эшләдем.
1941 елның апрелендә армиягә алдылар hәм Украинага җибәрделәр. Яшь сугышчылар курсын үтүгә станковый пулеметка (“Максимка”) беренче номерлы пулеметчы итеп билгеләделәр. Сугыш шәүләсен hәр адымда күрә, аның салкын сулышын тоя идек. Командирлар, солдатлар арасында сүз гел шул хакта бара, тактик өйрәнүләр сугыш шартларына яраклаштырып үткәрелә.
Эссе июнь кояшы астында безнең полк 17 көнлек маршбросок ясады. Львов шәhәренә җитәргә 5 чакрым калганда урман эчендә привалга туктаттылар. Коралларыбызны, юл капчыкларыбызны җилкәдән төшереп, чирәмгә тәгәрәштек. Әмма хәл алырга өлгермәдек, көчле гүләү тавышы сискәндереп җибәрде. Күтәрелеп карасак, күк йөзен самолетлар чуарлаган. Алар баштан биектән очып үттеләр, аннан кире борылып килеп, аска таба төшә башладылар. Гөрселдәү яңгырады, җирләр селкенеп куйды.
-Сугыш бу егетләр, сугыш,-дип взвод командиры яшь лейтенант, бинокльдан hаваны күзәтеп. Аннан соң:
-Германия сугыш башлаган, - дип өстәде. Аның сүзләрен күәтләгәндәй, полк урнашкан урманга бомбалар төшә башлады.
-Окоплар казырга!-дип фәрман бирде лейтенант. Ыгы-зыгы, мәхшәр башланды, туфрак белән ут өермәсе бергә буталды. Урманның көнбатыш ягыннан авыр артеллерия атарга тотынды.
Гаирәтле чаклар иде. Берәүнең дә башын югалтасы килми. Кулдан сапер көрәкләре уенчык кебек уйнады. Җире дә артык каты түгел. Шуңа күрә окопларны күз ачып йомганчы диярлек өлгерттек. Якташым – Яхшыбай авылы егете полк ветврачы Котдус Йосыповның окобы аеруча әйбәт чыкты тирән дә иркен дә. Тик ул зәңгәр күзле, сипкелле егет гомерен саклап кала алмады. Окоп төбенә утырып бер тәмәке төтәтә алмадык, янә артелерия hөҗүме башланды. Ерак түгел мина шартлап кыйпылчыклары Котдусны теткәләп атты. Һөҗүм тына төшеп, аның янына шуышып килгәндә егет җансыз иде. Аны өр-яңа плащ-палаткасына төреп үзе казыган окопка күмдек.
Полк чигенергә приказ алды. Югалтуларны санап бетерерлек түгел иде. Киевка килеп җиткәндә полктан нибары 150 кеше исән калган иде. Яңа көчләр белән тулыландырып, Днепрның сул ягына оборонага урнаштырдылар. Немец тын алырга ирек бирмичә, hөҗүм итеп торды, ут яңгыры яудырды. Безнең позицияләрнең каршылыгын сындырып, Сталинград юнәлешендә алга ыргылды. Күпме гомерләр өзелде анда. 1941 елның 7 ноябрендә дошманның мина ярчыгы мине дә эзләп тапты, сул аякның тез астыннан чәрдәкләп, сеңерләрен өзгәләп бетерде. Баштан яшен тизлеге белән “Бетүем шушы икән. Дошманга әсир төшсәм, нишләрмен?”-дигән уй йөгереп узды. Әмма бәхеткәем булган икән. Дустым Саша мине дошман ягында калдырмаган, 5 чакрым араны җилкәсендә күтәреп чыккан. Саратов госпиталендә 8 ай ятканнан соң 1 группа инвалидлык биреп өйгә кайтарып җибәрделәр.
Әнкәйләрнең тәрбиясе, төрле үләннәрнең дәвасы тиде, яшь организм яраларны җиңә алды. Акрынла култык таякларыннан котыла алдым, аннан култыкны да бөтенләй ташладым. Эшкә чыктым. Башта бригадир, хуҗалык эшләре мөдире, аннан соң авыл Советы, колхоз рәисе булып эшләдем. Ул елларда безнең Иске Әхмәт авылында 70 хуҗалык, 120 ат бар иде. Шулар белән чәчтек, урдык, ипине элеваторга чыгардык. Дәүләткә сату планнарын hәрвакыт арттырып үтәдек, колхозчыларга хезмәт хакын 800 грамнан ким бүлмәдек. Авыл дәртләнеп эшләде, яңача яшәргә омтылды. Минзәлә елгасын буып, районда беренче электростанция, ике ташлы тегермән корып җибәрдек. Электр энергиясе бөтен өйләрне яктыртты, тормышка ямь өстәде.
Колхоздан соңгы хезмәт юлым лаеклы ялга киткәнче Сарман МТСы белән бәйле булды. Мине анда станция директоры Яхъя ага Вәлишин чакырып, участок агрономы итеп алган иде.
Сугыш мәхшәрен күргәннәр, кичергәннәр миңа гомер буена җитте. Башкаларга аны күрергә язмасын.”
“Георгий Жуков” медале, Бөек Ватан сугышы ордены һәм күп кенә юбилей медальләре белән бүләкләнә втераныбыз..