САМИГУЛЛИН НАУМИР АБДУЛЛА УЛЫ
“Сугыш ветераны Самигуллин Н.А. ның сугыш яраларын чагылдыручы ренгент пленкасы”.
“Сугыш ветераны Самигуллин Н.А. ның сугыш яраларын чагылдыручы ренгент пленкасы”.
Явыз дошман җәй аенда Илдә сугыш башлаган. Карт бабамнар яуга киткән, Алар илне саклаган. Алинә Кашапова Сугыш... Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу. Ул 27 миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән. Аналарны тол калдырган...
Сугыш каһарманы Кәлимуллин Минемулла Кәлимулла улының кесә сәгате.
1931 елның 28 мартында Кукмара районының Яңа Сәрдек авылында туа. Хезмәт юлын 1955 елда Кукмара кирпич заводында тюрле эшче булып башлап җибәрә. 1959 елда Камчаткада СМУ-2 гә дуртенче разрядлы штукатур булып эшкә урнаша. 1964 елда Саба авылына күченеп кайта, ПМК-159 да штукатур булып хезмәт юлын дәвам итә. 1977 елларда автотранспорт предприятиесендә өлкән кассир булып эшли. Тырышып эшләгәне өчен Савия Галимулла кызына 1977 елда "Ударник коммунистического дигән исем бирелә. Шулай ук ул юбилей медальләре һәм истәлек билгесе белән бүләкләнгән:
Лельвиж авылында гомер кичерүче Платонов Петр Кондратьевичка шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Аңа Латвия, Литва, Белоруссия җирләрендә барган канкойгыч сугышларда катнашырнга туры килгән. Сугыштан исән-имин кайткач Петр Платонов 30 ел комбайнда эшли. Авырлыкларны бик күп күрергә туры килгән аңа, ләкин ул сынмаган, сыгылмаган. Петр ага тормыш иптәше белән 6 балага гомер биргән. Аның 6 оныгы, 3 оныкчыгы бар. Бу көннәрдә ветеран төпчек улы Геннадий белән гомер кичерә.
ГРАЖДАННАР СУГЫШЫНДА (1918-1920) КАТНАШКАН ҺӘМ БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫНДА ҺӘЛАК БУЛГАН АВЫЛДАШЛАР Вафин Хәйдәр Вафа улы (1899 - август, 1944) Моб.- 28.11.1942. Хәбәрсез 1944 елның августында югала. Хәтер китабына кертелгән, 18 т., 236б. Башка бернинди мәгълүмат та юк. Дөрес исеме - Мирхәйдәр, метрика язуында да туган елы - 6.02.1898. Әтисе - Мөхәммәдвафа Мөхәммәдсафа Әнисе - Гарифә Төхфәтулла.
Гайфетдинов Фәтхетдин Гайфетдин улы (15.3.1899 - август, 1942) моб.- 18.10.1941 һәм 1.05.1942. Хәтер китабында, 18 т., 242 бит. кр.-ц, оп. 977520. Башка мәглүматлар юк. Гражданнар сугышында да катнаша. Әтисе - Гайфетдин Йосыф, әнисе - Бибиәсма Габделбәдигъ. Хатыны - Хәлимә Гатаулла кызы (1901/1907 - 1975), тумышы белән Әдәмсәдән.
Каюмов Харис Каюмович (1898 - ноябрь, 1942; ноябрь, 1943) Каюмов Газиз Каюмович Каюм бабай һәм Зөбәрҗәт әби уллары. Аларның башка балалары - Мөдәррис, Хәйретдин, Бәдретдин, Габдрәхим, Гайшә (1912 - 1991). Нигезләренә Зарипов Рамазан өй сала (Сафиуллин Кәлимулла абыйның уң ягы). Халык телендә «Бати Харисы», «Батилар». Габдерәхимне дә халык «Мани Гаптере» дип йөрткән.
Мөхтәсипов Шаһи Мөхтәсипович (1888/1899 - декабрь, 1941) Хәтер китабына кертелгән (т 18., 319 бит), ләкин исеме дә, фамилиясе дә ялгыш. Мөкътәсимов Шәйхи Мөкътәсим улы дип бирелгән. кр.-ц. Башка бернинди дә мәгълүмат юк. моб. - 12.11.1941. Похоронкасында: 1941 елның декабрендә хәбәрсез югала. Михаил Черепанов исемлегендә дөрес язылган: Мухтасипов Шахи Мухтасипович, оп. 977520 (ЦАМО).
Шәйхетдинов Мәсләхетдин Шәйхетдин улы (1906/1896 - 1.10.1943, 28.7.1943, 26.1.1944) 1.6.1942 Чистай РВК ан моб-нә, Хәтер китабында бар, т. 18, 388 бит, с-т, 182 одб, п/п 30786 - Ч. һәлак була - 26.1.1944. Кабере - Псков өлк., Невельжский р-ны, Рикшино ав. Похоронкасында: 1 нчесендә - в/ч п/п 03792, 1943 елның 1 нче октябрендә хәбәрсез югала. 2 нчесендә - 1944 елның 26 январенда һәлак була. кабере: д. Пекшино Нивельского р-на.