Җәйге матур таң атып, көн уртасы җитеп килә. Авыл халкы үз мәшәкатьләренә чумган, күпчелек болында печән өстендә. Бала-чаганың исә үз шөгыле, олыраклар әти-әниләре янында кайнашса, кечкенәрәкләр уен белән мәшгуль. Әле күптән түгел генә унбер яшен тутырган Эзмә кызы Хаҗирәнең дә әнисе эшкә киткән. Кызчык ниндидер йомыш белән күршеләренә керә, шуннан чыгышлый Өтернәс ягыннан бер картның килүен күреп ала. Карт бик ашыгып килә, аягындагы кәлүшләрен дә салып култык астына кыстырган, үзе нык борчылып бер үк сүзләрне кабатлый: “Сугыш башланган, сугыш!”.