Банкта өч буын очрашуы булды
Корпункт:
Россия саклык банкының Арча филиалында үзенчәлекле һәм кызыклы очрашу үткәрелде. Филиал коллективы кунакка озак еллардан бирле үзләренең клиентлары буларак, акчасын салган һәм пенсиясен алган сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннарын чакырды. Алар арасында заманында төрле өлкәләрдә эшләгән апалар һәм абыйлар бар иде. Өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләү өчен хезмәткәрләр балаларын да чакырган. Шулай бу чара өч буын очрашуына әверелде.