ВАХИТОВ ЗАҺИТ МИНВӘЛИ УЛЫ
Вахитов Заһит Минвәли улы 1924 елның 24 июнендә Азнакай районы Митрәй авылында туа. Митрәй авылында 7 сыйныф белем ала. 14 яшендә колхозга эшкә чыга. Бөек Ватан сугышы аны 1942нче елда үз эченә ала. Сугышта аңа төрле җирләрдә булырга туры килә, җиңүне Венгрия шәһәрендә каршы ала. Батырлыклары өчен төрле орден-медалләргә лаек була. 1947 нче елда туган авылына исән-сау әйләнеп кайта. 1951 елда Абдуллина Зифа Шәрип кызы белән гаилә коралар, 4 бала үстерәләр . Чапаев исемендәге колхозда механик, бригадир, гараж мөдире булып эшләп 1984 нче елда лаеклы ялга чыга.