ГАРАЕВА ХӘМДЕНИСА ГӘРӘЙ КЫЗЫ
Тыл ветераны Гараева Хәмдениса Гәрәй кызы, 1925 нче елның Татарстан Республикасы Саба районы Язлы Арташ авылында туган.
Тыл ветераны Гараева Хәмдениса Гәрәй кызы, 1925 нче елның Татарстан Республикасы Саба районы Язлы Арташ авылында туган.
Мин Зарипова Зайтүнә Нургали кызы 1930 нчы елның 14 июлендә Курсабаш авылында туганмын.Анда әниемнәр аерылышкач әниемнең яшәргә урыны калмаган. Без ике кыз бала калганбыз. Әни бер сөйләшкәндә, “әллә берәрсен балалыкка бирим микән “-дип әйтеп куйган. Мине балалыкка алган әниемнәрнең балалары булмаган. Алар мине Югары Утарга алып төшкәннәр. Мине бик яратып тәрбияләп үстерделәр. Ул вакытта миңа 6 ай гына булган. Әнием колхозда, әтием Юдинода кондуктор булып эшли. Сугыш башлангач сугышка китә. Ике әтием дә сугышта вафат булалар.