ДМИТРИЕВ Максим Васильевич (14.9.1913, Казан - 1.11.1990, Киев), Советлар Союзы Герое (21.3.1940), полковник. Киев танк-техник училищесен тәмамлый. Туган шәһәрендә мех фабрикасында слесарь булып эшли. 1935 елдан Кызыл Армия сафларында. Хәсән күле янында японнар белән сугышта катнаша (1938). Совет-фин сугышы елларында 109 нчы аерым разведка батальонында танкның өлкән механик-йөртүчесе (7 нче армиянең 86 нчы мотоукчылар дивизиясе). 1940 ның 27 февралендә Карелия муентыгындагы сугышта батырлык күрсәтә: бер совет танкы зарарлангач, Дмитриев иптәшләрен үзенең машинасы белән каплап саклый һәм дошманның берничә ут ноктасын юк итә. Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугыштан соң Киев танк-техник училищесендә начальник урынбасары. 1966 дан запаска җибәрелә. Киевта яши. Ленин ордены, Кызыл Байрак, ике 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Ханин Л. Герои Советского Союза - сыны Татарии. К., 1963; Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.
М.З.Хәбибуллин.