ГАЛИЕВ Нургали Мөхәммәтгали улы (25.5.1914, Оренбург өлкәсенең хәзерге Шарлык районы Сарманай авылы- 28.4.1977, Төркмәнстан ССР, Ашхабад шәһәре), Советлар Союзы Герое (26.10.1943), гв. рядовое. Сугышка кадәр ташчы булып эшли. 1941 елның октябреннән Кызыл Армиядә. 1943 нең мартыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 387 нче аерым сапёр батальоны (7 нче гв. армиясенең 213 нче укчы дивизиясе) сапёры. Воронеж, Дала, 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында катнаша (1943). 1943 нең 27 октябрендә Переволочна янында (Полтава өлкәсе, Кобеляк районы Светлогорский авылы) Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. Кировоград, Умань-Ботошани, Яссы-Кишинёв, Дебрецен, Будапешт, Братислава-Брно һәм Прага һөҗүм операцияләрендә катнаша (1943-45). Сугыштан соң Мары һәм Ашхабад шәһәрләрендә яши. Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 1; Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.
М.З.Хәбибуллин.