ГАЛИМҖАНОВ Сәлимҗан Галимҗан улы (25.9.1915, хәзерге Башкортстан Республикасының Аскын районы Төлгезбаш авылы - 12.7.2005, Екатеринбург шәһәре), Советлар Союзы Герое (26.10.1943), гвардия кече сержанты. Сугышка кадәр колхозда эшли. 1941 елдан Кызыл Армиядә. 1942 нең сентябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 225 нче гвардия укчы полкы (7 нче гвардия армиясенең 78 нче гвардия укчы дивизиясе) укчысы. Сталинград, Дон, Воронеж, Дала һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Сталинград сугышында (1942-43), Белгород шәһәре тирәсендә Северский Донец елгасы янындагы оборона сугышларында (1943), Курск өчен һәм Днепр елгасы янында барган сугышларда (икесе дә - 1943) катнаша. 1943 нең 25 сентябрендә Домоткань авылы янында (Днепропетровск өлкәсе, Верхнеднепровский районы) батырлык күрсәтә, дошман һөҗүмен кире кайтара һәм яралы командирны коткара. Кировоград, Умань-Ботошани, Яссы-Кишинёв, Дебрецен, Будапешт, Братислава-Брно һәм Прага һөҗүм операцияләрендә катнаша (1944-45). Сугыштан соң туган авылында «Дружба» колхозында төзүче булып эшли. 1998 дән Екатеринбург шәһәрендә яши. Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр беләнн бүләкләнә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 1; Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.
М.З.Хәбибуллин.