ГАТАУЛЛИН Әнвәр Җиһангир улы (23.2.1923, Пермь шәһәре - 26.8.1994, шунда ук), Советлар Союзы Герое (18.8.1945), гвардия подполковнигы. Омскидагы хәрби авиация мәктәбен тәмамлый (1942). 1940 елдан Кызыл Армиядә. 1943 тән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 99 нчы гвардия аерым разведка авиациясе полкында (15 нче һава армиясе) звено командиры. Брянск, 2 нче Балтыйк буе һәм Ленинград фронтлары гаскәрләре составында Орёл, Брянск (икесе дә 1943), Ленинград-Новгород һәм Рига (икесе дә 1944) һөҗүм операцияләрендә, Курляндия ярымутравында дошман төркемен камап алуда (1945) катнаша. 1944 нең 10 октябрендә Добеле, Ауце (Латвия ССР) шәһәрләре янында дошман оборонасының алгы сызыгын фотога төшерүдә батырлык күрсәтә: яна башлаган самолётын дошманның артиллерия позицияләренә юнәлтә. Сугыштан соң 1955 кә кадәр СССР Хәрби һава көчләрендә хезмәтен дәвам иттерә. Туган шәһәрендәге Я.М.Свердлов исемендәге моторлар төзү заводында диспетчер булып эшли. Ике Ленин ордены, ике Кызыл Байрак, Александр Невский, ике 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Золотые Звёзды Прикамья. Пермь, 1974; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 1; Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.
М.З.Хәбибуллин.