ИДРИСОВ Гыйлемхан Идрис улы (16.9.1913, Башкортстан Республикасының хәзерге Благовар районы Яңа Абзан авылы - 5.2.1977, шунда ук), Советлар Союзы Герое (10.4.1945), гвардия өлкән сержанты (1945). Колхозда эшли. 1937-39 елларда һәм 1942 нең маеннан Кызыл Армия сафларында. 1942 нең ноябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 290 нчы гвардия укчы полкның орудие командиры (5 нче гвардия армиянең 95 нче гвардия укчы дивизиясе). 1 нче Украина фронты гаскәрләре составында Украинаны (1943-44), Польшаны (1944) азат итү сугышларында, Берлин һәм Прага (икесе дә - 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша. 1945 нең 12 гыйнварында Пинчув шәһәре өчен барган сугышта батырлык күрсәтә: туп уты белән дошманның 5 пулемёт ноктасын һәм тубын сафтан чыгара, плацдармны яулап алуга булышлык итә. Сугыштан соң туган авылында авыл советы рәисе булып эшли. Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, 3 нче дәрәҗә Дан орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Славные сыны Башкирии. Уфа, 1979. Кн. 4.
М.З.Хәбибуллин.