Яңалыклар

Апас районы ветераннары ничек яши?

Корпункт: 

Районда бүгенге көндә 24 сугыш ветераны, ике блокадник яши. Аларның һәркайсы даими игътибар үзәгендә. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, социаль яклау идарәсе белгече Андрей Клементьев ветераннарның өйләрендә булып хәл-әхвәлләрен белешеп, тормыш-көнкүрешләре белән танышып чыктылар.

Карамасардан Мөнирә әбигә 95 яшь тулды

Корпункт: 

Карамасар авылында гомер итүче, җиде баласы, 14 онык, 15 оныкчыгы шатлыгына сөенеп, илгә-көнгә иминлек теләп яшәүче Мөнирә әби Гыйльманова 95 яшьлек олуг бәйрәмен каршылады. Улы Рәүф, килене Айсылу тәрбиясендә бик тә хасиятле, бәхетле картлык кичерә ул. Юбилярга район башлыгы урынбасары Марат Нуриев Ил башлыгының Котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме белән истәлекле бүләк тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Юзеев һәм идарәче Илнар Хәсәнов изге теләкләре, күчтәнәчләре белән сөендерделәр.

Балтач районы Чепья авылында "Халыклар дуслыгы" музее директоры Гарифҗан Галиевның 90 яшьлегенә багышланган тантана булып узды.

Корпункт: 

Балтач районы Чепья авылындагы «Халыклар дуслыгы» музеена нигез салучы, 50 ел шул музейда директор булып эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Галиевка 90 яшь тулды. Чепья мәдәният йортында әлеге олуг шәхескә багышланган “Бөек бәхет – калсын киләчәккә сүнмәс нур булып” дигән чара үткәрелде. Юбилейда Балтач районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, Татарстан Милли музее генераль директоры урынбасары Светлана Измайлова, республиканың төрле районнарыннан килгән музей җитәкчеләре, юбилярның укучылары, хезмәттәшләре һәм район үзешчәннәре катнашты.

Әти урынына кәгазь кайтты

Корпункт: 

"Легенда" хәрби-патриотик клубы, якыннары Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган 8 гаиләгә, аларның кайда күмелүе язылган хатлар таратты.

Эшне активлаштырырга

Корпункт: 

Нурлат районында корреспондент пункты 2015 нче елдан эшләп килә.

Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылыннан Сания Фазлыеваны В. Путин 95 яшьлек юбилее белән котлады.

Корпункт: 

Түбән Бәрәскә авылында гомер итүче Сания әби Фазлыева 95 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте. Аны Түбән Бәрәскә авылы җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова, ветераннар советы рәисе Сөембикә Садриева, күмәк хуҗалык исеменнән Айсылу Төхбиева, районннан Наил Сибагатов РФ Президенты Владимир Путин һәм район хакимияте башлыгы Габделәхәт Хәкимов котлауларын җиткерделәр.

Түбән Барышта яшәүче Рәкига әби Халикова Ил башлыгыннан Котлау алды

Корпункт: 

Апас районы Түбән Барыш авылында яшәүче Рәкига әби Халиковага ачысын да, төчесен дә күп татырга туры килгән. 90 еллык тормыш юлының калын китабы төрле хатирә-истәлекләргә бай аның. Бер дә зарланырга, уфтанырга яратмаса да, кайбер сәхифәләргә тукталганда күз яшьләрен яшерә алмый.

Әтнә районы Түбән Көек авылыннан Харисә Мәхмүт кызы Мәхмүтовага 90 яшь.

Корпункт: 

“Эшләп кеше үлми икән...” Түбән Көек авылында яшәп, ныгымаган көйгә бөтен авырлыкны үз җилкәсендә күтәргән, шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Харисә Мәхмүт кызы Мәхмүтова әнә шулай дип нәтиҗә ясый.