Яңалыклар

Тайфә Закированы 90 яшьлек юбилее белән котладык

Корпункт: 

Арча муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина 23 гыйнварда Арчада яшәүче Тайфә Закированы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Ул аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды. Тайфә әби Яңа Кырлай авылында туган. 16 яшеннән урман кисә, окоп казый. 1945 елда Ашытбаш МТСына хисапчы итеп куялар. 1953 елдан баш хисапчы, 1957 елдан “Северный” хуҗалыгында хисапчы, лаеклы ялга чыкканчы шунда эшли.

Шәмсенур апабызга 95 яшь

Корпункт: 

Шәмсенур апаның хәтеренә шаккатырлык. Миңа аның белән редакциядә өч кенә ел эшләргә туры килде. Инде менә пенсиягә чыкканына да кырык ел булган. Үзе белән эшләгән һәркемнең туган елын гына түгел, көненә кадәр истә тота. — Күрше–тирәдәге балаларның туган көнен белә. Катлаулы кроссвордлар чишә, — ди килене Резеда. Килене дигәнне кызы дип язсаң да ялгыш булмас иде. Ана белән кыз да алай ук булып бетә алмас. Утыз елдан артык бер–берсен күз карашыннан аңлап, хөрмәт итеп, шундый матур итеп яшиләр.

Холокостны искә алу.

Корпункт: 

Алат мәктәбендә Освенцим шәһәрен азат итүгә багышланган класс сәгате үткәрелде.

Яңа Әхмәттә Сөләйманова Нуриәсма апага 95 яшь тулды

Корпункт: 

Яңа Әхмәт авылында яшәүче Сөләйманова Нуриәсма Миргалим кызына бүген, 1 февральдә, 95 яшь тулды. Аны олы юбилее белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева котлады, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, кыйммәтле бүләк тапшырды.

Фаляхова Сафия Файзелгаян кызына 90 яшь

Корпункт: 

1 февраль көнне Юлбат авылында яшәүче Фаляхова Сафия Файзелгаян кызына 90 яшь тулды.

Ленинград батырлыгы риваятьләргә тиң

Корпункт: 

1944 нче елның 27 гыйнвары - Ленинградның камалыштан чыккан көне. Бөек Ватан сугышы тарихындагы бөек вакыйгага 72 ел тулды. Ленинград 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр - 872 көнгә камалышта кала. Анда яшәүчеләр өчен бу үлем исе аңкып торган иң авыр 872 көн була. Зур шәһәрләрне шулай озак саклауга мисаллар хәтта дөнья тарихында да юк. Шәһәрдә 2,5 миллион кеше кала. Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы тарихка халыкның гаҗәеп кыюлыгы һәм геройлыгы эпопеясы булып кереп калды.

Икенче шәһәр урта мәктәбе укучылары өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү рейдлары үткәрделәр

Корпункт: 

Өлкәннәргә ярдәмгә Икенче шәһәр урта мәктәбе укучылары өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү рейдлары үткәрделәр. Укучылар үзләре шефлыкка алган ветераннар, сугыш ветераннарының тол хатыннары, элеккеге укытучылар янында булдылар. Шулай итеп, кы- рыкка якын кешегә хуҗалык эшләрендә, кар чистартуда ярдәм иттеләр. Ветераннар мондый ярдәмгә бик тә сөенделәр.

Күркәм юбилеен билгеләп үтте

Корпункт: 

Тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, тулы Дан орденнары кавалеры Павел Алексеевич Карповның тол хатыны Татьяна Андреевна якыннары арасында үзенең юбилеен билгеләп үтте. Тормышындагы шушы истәлекле вакыйга белән ветеранны район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, ветераннар оешмасы рәисе Михаил Тюленев, социаль хезмәт вәкилләре җылы котлады һәм аңа чын күңелдән сәламәтлек, имин, тыныч тормыш, бәхетле картлык теләделәр.

Тырыш хезмәт югалмый

Корпункт: 

Чәбки-Саба авылында туып-үскән кызга тормыш арбасына бик иртә җигелергә туры килә. Яшүсмер кыз сугыш чорында ирләр көче соралган авыр хезмәтләр башкарып, Җиңү көнен якынайтуга үзеннән зур өлеш кертә. 1944 елдан ул «Шәмәрдән ашлык кабул итү предприятие»сендә эшли башлап, лаеклы ялга киткәнче әлеге оешмада хезмәт куя. Башкарган хезмәтенә җаваплы каравы, башкаларга карата ихтирамлы, намуслы булуы белән тирә-юньдәгеләрнең хөрмәтен казана. Тормыш иптәше белән 2 бала тәрбияләп үстерәләр. Мусабиха әби бүгенге көндә улы Илгиз гаиләсе тәрбиясендә бәхетле, имин картлык кичерә.

Халыкара хәрби трибуналга 70 ел

Корпункт: 

Килдебәк урта мәктәбендә Халыкара хәрби трибуналга 70 ел булу уңаеннан чаралар уздырылды. Укучылар көче белән телдән журнал әзерләнде, мәктәп китапханәсендә матбугат материалларыннан һәм китаплардан әлеге датага багышланган күргәзмә эшләде, Нюрнберг процессына багышланган документаль фильм карау оештырылды, 23 январь көнне классларда “Нюрнберг процессы: ул ничек булды” дигән темага класс сәгатьләре үткәрелде.