Тормыш - аккан су кебек
Тышта буран котыра гына, җил йортларны үзе белән алып, очырып китәрдәй итеп дулый. Язларында күп еллар аерма белән табигать кисәк-кисәк үзенең куәтен күрсәткәләп ала, гүя җирдәге кешеләрнең үзе каршында көчсезлеген тагын бер кат раслагандай итә. ...Шундый көнне Ул үзен дөньяда берүзе калгандай тойды. Әйе, бу олы яшьләрдәге чәчләре агарган ир кеше күзен түшәмдәге тигезле-тигезсез урнашкан һәм ботаклары төрле рәсем формаларына кергән такталарга төбәгән килеш нидер уйлана, әллә ул үзенең сикәлтәле узган яшьлеген уйлый, әллә шундый катлаулы тормыш елларын күз алдына китереп ята?