Яңалыклар

Әтнәдә Балаларны яклау көне үтте.

Корпункт: 

Әтнәдә Балаларны яклау көне үтте. Шушы уңайдан Олы Әтнәнең мәктәп яны лагерена йөрүче балалар “Ашыт“ мәдәният һәм спорт комплексының парковкасында асфальтка рәсемнәр ясадылар. Аларның төп темасы – Бөек Җиңүнең 70 еллыгы. Шуңа бәйле рәвештә, җәй, мәктәп тормышы, гаилә, спорт темаларын яктырткан рәсемнәр дә игътибар үзәгендә булды. Әлеге чараны район мәдәният бүлеге спорт мәктәбе белән берлектә үткәрде.

Әтнә пенсионерлары Казанда көч сынашты.

Корпункт: 

Әтнә пенсионерлары Казанда көч сынашты. Казанның “Буревестник” стадионында пенсионерларның Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган V спартакиадасы узды. Әтнә районы ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтов сүзләренә караганда, 5 спорт төреннән торган бәйгедә безнең 5 ир-ат һәм 5 хатын-кыздан торган команда да катнашты. Биредә электрон винтовкадан аталар, өстәл теннисы уйныйлар, 50 метр арага йөзәләр, шахмат уйныйлар, 400 һәм 200 метр арага йөгерәләр. Бәйгеләрдә бөтен республика буенча 475 пенсионер.

Шәрләрәмә авылында гомер кичерүче Хәлиуллина Наҗия Зәки кызына 90 яшь тулды

Корпункт: 

Шәрләрәмә авылында гомер кичерүче Хәлиуллина Наҗия Зәки кызына бүген, 3 июньдә, 90 яшь тулды. Ачык йөзле, мөлаем, изге күңелле, һәркемгә җан җылысын бирергә әзер торучы авылыбызның хөрмәтле әбисе ул, - диләр аның хакында авылдашлары. Ветеранны олуг юбилее белән котларга муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин барды.

Кайбычта Халыкара балаларны яклау көне үтте

Корпункт: 

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Олы Кайбычта яшеллеккә төренеп утырган мәйданда мәктәпләрнең балалар оешмалары активистлары слеты һәм балалар Сабантуе уздыру матур гадәткә әверелде. Быел ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелде.

Татарстанның халык шагыйре, Бөек Ватан сугышы каһарманы Сибгат Хәким - фронтның алгы сызыгында көрәшкән, шул тәмугтан исән килеш туган иленә кайту бәхете татыган сирәк әдипләребездән.

Корпункт: 

Татарстанның халык шагыйре, Бөек Ватан сугышы каһарманы Сибгат Хәким - фронтның алгы сызыгында көрәшкән, шул тәмугтан исән килеш туган иленә кайту бәхете татыган сирәк әдипләребездән. Рус язучылары сугышка хәрби корреспондент итеп җибәрелгән вакытта, татарның каләм әһелләре кулларына мылтык тотып илне яклаган.. Сибгат ага Хәким сугышның беренче айларында ук Совет армиясенә китә. Суслонгерда офицерлар курсы уза. 1942 елда фронтка Ржев шәһәренә озатыла.

Аларның батырлыгы онытылмас

Корпункт: 

“Вакыт уза!” дигән сүзләрне без бик еш әйтәбез. Ә менә немец язучысы Мориц-Готлиб Сафир кайчандыр: “Вакыт мәңгелек: без узабыз!” дип әйткән. Һәм ул чынлап та хаклы. Буыннар алмашуы мәңгелек, ул беркайчан да туктамый. Язмышлар, вакыйгалар даими үзгәреп торса да, кеше исән чакта аның турындагы хатирәләр онытылмый. Бәлки, хәтер – вакыт үзедер ул?

Балалар сәнгать мәктәбендә очрашу булды

Корпункт: 

Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее уңаеннан, районыбызда бик күп чаралар үткәрелде. Балалар сәнгать мәктәбендә дә сугыш чорының авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән тыл хезмәтчәннәре һәм балачаклары шул дәһшәтле елларга туры килгән, районыбызның төрле авылларында яшәүче абый-апалар белән очрашу булды

Кайбыч ветераннары сәяхәткә китте

Корпункт: 

9 Май бәйрәмен зурлап каршы алдык. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә кадер-хөрмәт күрсәтү әле дә дәвам итә. Бу шулай булырга тиеш тә, чөнки җиңүчеләр буыны алдында без мәңгелек бурычлы.

Кайбычның тагын бер өлкән кешесе юбилеен уздырды

Корпункт: 

Районыбызның тагын бер өлкән кешесе үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтте. Кече Кайбыч авылында яшәүче Закирә Гарәфетдиновага 90 яшь тулды. Шул уңайдан башкарма комитетның эшләр белән идарә итүчесе Дания Бәдретдинова юбилярга Рәсәй Президенты Владимир Путиннан котлау хаты, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллиннан открытка һәм истәлекле бүләк тапшырып, шәхсән үз исеменнән дә изге теләкләрен ирештерде. Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина шулай ук Закирә әбине бәйрәме белән котлады:

Бәрлебашы укучысы ветеран бабасы турында яза

Корпункт: 

Сугыш һәрбер йортка үтеп кергән. Безнең гаилә дә аннан читтә калмаган. Дәү әтиемнең абыйсы Чыңгызхан Ибәтуллин да сугышта катнашкан. Хәзерге вакытта безнең арада булмаса да, без аны көн дә искә алабыз, хатирәләребезне яңартабыз.