Казанбаш авылында яшәүче Зәйнәп Вәлиевага 15 майда 95 яшь тулды. Бу көнне муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын, район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриевның котлавын, бүләк тапшырды. Зәйнәп әби әле үз көчендә, телевизор карый, газеталар укый. Хәзерге вакытта кызы Фаягөл гаиләсендә яши. Фаягөл Саттарова заманында районның алдынгы савымчысы иде. Зәйнәп 12 яшеннән колхозда эшли башлый, сыер сава, склад мөдире, кибетче була, нинди эш кушсалар, шуны башкара. Дүрт бала тәрбияләп үстерәләр.