Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы “Без бәхетле буын“ фестивалендә
Казанның “Пирамида“ мәдәни күңел ачу комплексында Татарстанның урта һөнәри уку йортлары укучылары арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап “Без бәхетле буын“ - “Мы счастливое поколение“ үзешчән сәнгать фестивале булып узды. Ул ел башыннан барган зона бәйгеләренең йомгаклау концерты буларак үтте. Монда 70тән артык уку йорты катнашты. Һәм әлеге фестивальдә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы укучыларының “Яшьлек“ үзешчән коллективы 5 номинациядә дипломнарга лаек булды.