ВОРОБЬЁВ Пётр Егорович (8.7.1908, Казан губернасы, хәзерге Кукмара районы Танькино авылы - 25.9.1984, шунда ук), Советлар Союзы Герое (24.3.1945), сержант (1941). 1930-41 елларда Кукмара районының «Кызыл крестьян» колхозы рәисе. 1941 нең июленнән Кызыл Армиядә. 1941 нең августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 718 нче укчы полкта отделение командиры (50 нче армиянең 139 нчы укчы дивизиясе). Брянск, Көнбатыш, Үзәк, Белоруссия, 2 нче һәм 3 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Мәскәүне саклауда (1941-42), Ржев-Вязьма (1943), Орел, Смоленск, Брянск (1943), Белоруссия (1944) һәм Көнчыгыш Пруссия операцияләрендә (1945) катнаша. 1944 нең 24 июлендә Чаусы шәһәре янында Проня, Баля елгаларын кичкәндә (Могилёв өлкәсе), шунда ук Днепрны кичкәндә батырлык күрсәтә. Сугыштан соң туган авылында колхоз рәисе булып эшли. Ленин, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, 3 нче дәрәҗә Дан орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Ханин Л. Герои Советского Союза - сыны Татарии. К., 1963; Герои Советского Союза - Наши земляки. К., 1982. Кн. 1; Навечно в сердце народном. Минск, 1984.