Корпункт:
“Вакыт уза!” дигән сүзләрне без бик еш әйтәбез. Ә менә немец язучысы Мориц-Готлиб Сафир кайчандыр: “Вакыт мәңгелек: без узабыз!” дип әйткән. Һәм ул чынлап та хаклы. Буыннар алмашуы мәңгелек, ул беркайчан да туктамый. Язмышлар, вакыйгалар даими үзгәреп торса да, кеше исән чакта аның турындагы хатирәләр онытылмый. Бәлки, хәтер – вакыт үзедер ул?
...Көзге иртә. Без дәү әтием белән юлдан барабыз. Мин болытлар йөзгән күккә карыйм һәм миңа без дә агачлар өстеннән һавада очабыз кебек тоела. Бу дәү әтиемнең туган җире. Ул монда туып-үскән, балачак һәм яшьлек еллары монда үткән. Ул дәшми. Мин аннан: “Син нәрсә турында уйлыйсың?”– дип сорыйм. Дәү әтием моңсу гына елмаеп, акрын гына сөйли башлады...
Григорий Иванович Петровны (дәү әтиемнең әтисе) сугыш елларында армия сафларына алалар. Башта ул база лагерына эләгә, анда аларны хәрби эшнең нечкәлекләренә өйрәтәләр. Иң авыры ачлы-туклы яшәү була. “Әгәр вакытында фронтка җибәрмәсәләр, ачка үлгән булыр идем” – дип сөйли торган була ул.
Фронтта һәр адымда үлем сагалап тора. Аларны каты сугышлар барган Орел-Курск тирәсенә җибәрәләр. Канкойгыч сугышларның берсендә олы бабамның ике аягы да яралана. Госпитальдә дәваланганнан соң, ул яңадан фронтка китә.
“Орелда без могҗиза белән генә исән калдык!” – дип сөйләгән ул. Аларның ротасын дошман миналаган урынга кысрыклап чыгаралар һәм шунда торган бер бинаның дивары алар өстенә ава. Бабам бу урыннан бераз читтәрәк торганлыктан гына исән кала. Ишелгән бина астыннан исән калган иптәшләренә чыгарга ярдәм итә.
Озын сугыш юлы үтеп, дәү әтием Җиңүне Германиядә каршылый. “Ул елларда баштан үткәннәр онытылырлык түгел. Әле дә куркып уянган чакларым еш була...” – дип сөйли иде ул.
Туган якларына ул 1946 елда әйләнеп кайта. Яшьлеген сугыш уты көйдерсә дә, ул бәхетле гомер кичерә. Янында һәрвакыт гаиләсе була. Дәү әтием инде вафат булса да, аның турында якты хатирәләр безнең күңелдә мәңге сакланыр.
Анастасия Кобенячкина,
1нче мәктәпнең 10 класс укучысы.