Корпункт:
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы якынлаша. Бу еллар эчендә Советлар Союзы Геройларының биографияләре җентекләп өйрәнелгән, туган якларында аларның тиңдәшсез батырлыгы хөрмәтенә бюстлары куелган...Спас районында шушы җирдән чыккан геройларның бюстын Болгар шәһәренең үзәк мәйданында күрергә була. Аларның исемнәрен белмәгән кеше юктыр: Александр Беркутов, Павел Гурьянов, Петр Лихачев, Григорий Машанин, Степан Спирьков. Ләкин берничә ел элек, РФ Оборона министрлыгы архивларында эшләгәндә, мин Советлар Союзы Герое Гордей Филипповның фронтка ТАССРның Куйбышев хәрби комиссариатыннан алынганлыгын белдем. Хәзерге вакытта аны Татарстанның Әлки районында, шулай ук Түбән Новгород һәм Ярославль өлкәләрендә, Мәскәү өлкәсенең Щёлково шәһәрендә үзләренеке дип саныйлар. Әгәр Филиппов Куйбышев хәрби комиссариатында исәптә торган икән, ул безнең районда яшәгән һәм эшләгән. Нигә без аны үзебезнеке дип санамыйбыз?
Николай Марянин,
туган як тарихчысы.
Батырның туган җире
Гордей Иванович Филиппов 1904 елның 1 гыйнварында Казан губернасы Спас өязе Катюшино авылында ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. 19 гасырда Яңа Лобовка дигән бу авыл Кузнечихадан 4 чакрымда Утка һәм Чекма елгалары тамагында урнашкан була һәм Кузнечиха волостена керә. Авыл халкы игенчелек, терлекчелек, тегүчелек һәм балта эше белән шөгыльләнә. Катюшино авылында җил тегермәне, ике кибет була. Авыл балалары укырга Кузнечихага йөргәннәрдер инде, биредә 20 гасыр башында чиркәү-приход һәм земский мәктәбе була. Гордей Филиппов монда приход мәктәбендә 4 классны тәмамлый һәм 10 яшендә байларда хезмәтче булып эшли башлый.
1921 елда 17 яшьлек егет акча эшләү теләге белән Түбән Новгород өлкәсенә торф чыгарырга китә. Ул елларда Балахна шәһәре янында торф предприятиесе оештыралар һәм Гордей Филиппов монда канау казучы булып урнаша. Бу бик авыр эш була, су агызу өчен алар торфлы җирдә кул белән канау казыйлар, аны киселгән агач төпләреннән һәм тамырларыннан чистарталар. 1931 елдан 1933 елга кадәр ул Кызыл Армиядә хезмәт итә. Аннары хатыны һәм улы белән яңа торф преприятиеләре ачылган Ярославль өлкәсенә күчеп китә. Кайбер мәгълүматларга караганда, 1939 елда ул ВКП(б) сафларына керә, ләкин нигәдер барлык хәрби кәгазьләрдә партиясез дип языла. Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан гаиләсе белән туган якларына кайта. Катюшино авылы 1930 елда ук Спас контонын бүлгәндә Әлки районына кереп кала, ә 1935 елда яңа оештырылган Кузнечиха районы составына керә.
Сугышчан бүләкләр
Гордей Иванович туган авылында кайсы тармакта, кем булып эшләгәндер, белеп булмады. Ул Куйбышев районында эшләгән булырга тиеш, чөнки хәрби исәптә Кузнечиха районы хәрби комиссариатында тора. Әгәр Катюшинода яшәсә һәм эшләсә, ул Кузнечиха хәрби комиссариатында исәптә торыр һәм фронтка да шуннан киткән булыр иде... Ләкин ул еллардагы Оборона мистрлыгының барлык документларында Филипповның Кызыл Армиягә 1942 елның 12 октябрендә ТАССРның Куйбышев хәрби комиссариатыннан алынуы турында язылган. Аны Сталинград фронтына озаталар, улы Александр Гордеевич Филиппов та шушында сугыша (ул 1924 елда туа һәм 18 яше тулуга, 1942 елда фронтка китә). Соңрак лейтенант Александр Филиппов Донбасны азат иткәндә авыр яралана һәм ике елдан артык госпитальдә дәвалана, сугыш беткәч Катюшинога кайта. 1985 елда 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Гордей Филиппов та сугышчан чыныгуны Сталинградта ала, улы белән Ростов-Дон, Таганрог, Сталино (хәзерге Донецк), Днепропетровск, ә аннары Украина һәм Белоруссиянең – Мелитополь, Херсон, Бобруйск, Барановичи, Брест шәһәрләрен, Латвия һәм Польша җирләрен азат итүдә катнаша. 1942 һәм 1943 елларда ике тапкыр яралана. Госпитальдән чыккач, 1нче Белоруссия фронты составына кергән 530нчы армиянең Барановичи истребитель-танкка каршы артиллерия полкының 2нче батареясына билгелиләр. Үзенең беренче “Сугышчан батырлык өчен” медален Гордей Иванович 1944 елның 26 августында Польшаның Млынаже волостендагы Көнбатыш Буг елгасын кичкән өчен ала. Бу көнне ул тупны бертуктаусыз корып тора һәм алар туры атып дошманның 20 миллиметрлы зенит пушкасын, пулеметын һәм унлап гитлерчыны юк итәләр.
1945 елның 13 гыйнварыннан 26 апрельгә кадәр Филиппов хезмәт иткән полк Көнчыгыш Пруссиядә хәрби бәрелешләрдә катнаша. 10 февральдә Прейсиш-Эйлау (хәзер бу Калининград өлкәсенең Багратион шәһәре) шәһәрен штурмлаганда Гордей Иванович батырлык күрсәтә. Яралы иптәшен алыштырып, ул тупны ачык урынга чыгара һәм дошманның ут нокталарын юк итә. Нәтиҗәдә ике пулемет ноктасы, танкка каршы ата торган туп, унлап дошман солдаты юк ителә, шулай ук немецлар тарафыннан бик көчле ныгытылган ике йорт яндырыла. 3нче Белоруссия фронтының 28нче армия артиллерия командующие приказы белән бу батырлыгы өчен ул Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Хәлиткеч бәрелешләрнең берсе
Гордей Иванович өчен иң каты сугышлар 1945 елның 30 апрелендә, Берлиннан 40 километр Куммерсдорф авылы янындагы Меннинг-Зее күле тирәсендә була. Геройның бүләкләү кәгазендә, дошманнар үзен чолгап алгач, бертуктаусыз явып торган ут астында Гордей Филиппов ярты сәгать буе гитлерчылар колоннасына берүзе каршы торды, дип язылган. Ул артиллерия орудиесеннән һәм автоматтан ут яудыра, гранаталар ыргыта. Дошман белән ике арада 30 метр калгач, ул туры төбәп, бер танк һәм ике үзйөрешле орудиене, 100гә якын немец солдатын һәм офицерын юк итә. Гитлерчыларның берсе көтмәгәндә Филипповка һөҗүм иткәч, дошманны буып үтерә. Шуның белән герой дошманга стратегик әһәмияткә ия булган юлны яулап алырга ирек бирми.
1985 елда Казанда нәшер ителгән “Советлар Союзы Геройлары – безнең якташларыбыз” китабында Гордей Филипповның батырлыгы болай сурәтләнгән: “Капкынга эләккән ерткычлар кебек немецлар бу позиция аша Берлин юлына чыгарга омтылалар. Гитлерчылар орудие расчетына ташланалар.
Артиллеристлар оборонага күчеп, дошманга пулеметтан һәм автоматлардан өзлексез ут яудыралар. Фашистлар берничә генә совет солдатыннан мондый каршылыкны көтмиләр. Дошман һәлак булган һәм яраланган дистәләгән кешесен ташлап, чигенергә мәҗбүр була. Бу бәрелештә дошман пулясыннан орудие командиры, снарядлар китереп торучы һәм орудиене коручы һәлак була. Ә немецлар яңа атакага ташланалар...
Ике сугышчы кул пулеметыннан якынлашып килүче фашистларга ут яудыра башлый. Гордей Иванович гитлерчыларга төбәп берничә снаряд җибәрә. Фашистлар арасында паника башлана. Һәлак булучылар һәм яралыларны ташлап, алар төрле якка кача башлый. Ә танк якынайганнан-якыная. Менә орудиегә кадәр 30 метр ара кала. Шул чакта Филиппов туп атып җибәрә. Снаряд тиеп, танкның башнясы һәм пушкасы җимерелә. Ике иптәше авыр яралана, туп янында Гордей Филиппов үзе генә кала. Таныкның җимерелүен күреп, Филиппов позициясенә самоходкалар якынлаша башлый. Наводчик туп янына снарядлар ташый башлый. Аннары орудиене корып, дошман техникасы өстенә бер-бер артлы снарядлар яудыра башлый. Ике снаряд белән ул бер “Фердинанд”ны сафтан чыгара, ике снаряд тагын бер самоходканы яндыра. Дошман автоматчыларының камап алуын күргәч, Филиппов алар өстенә гранаталар яудыра башлый. Чигенүче немецларга ул автоматтан ут яудыра...”
Геройга бюст куелмаган
Икенче көнне, 1945 елның 1 маенда, Кызыл Армия сугышчылары Берлин Рейхстагына Җиңү байрагын беркетәләр. Ә 28нче армия 1нче Украина фронты составында сугышның соңгы көннәрендә Прага операциясендә катнаша. 4 майда 530нчы Барановичи полкы командиры подполковник Данильченко Филипповка Советлар Союзы Герое исемен бирү турындагы бүләкләү кәгазенә кул куя. Ләкин ике көннән бу кәгазьгә 28нче армиянең артиллерия командующие генерал-майор Павловский Филиппов “Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнергә лаеклы” дигән резолюция сала. Аннары документлар берничә атна буе штабта яталар һәм 8 июньдә, сугыш бетеп, бер айдан соң гына, 28нче армия командующие Лучинский Гордей Филипповка Советлар Союзы Герое исеме бирү һәм Ленин ордены белән “Алтын Йолдыз” медален тапшыру турында карар чыгара. СССР Югары Советы Президиумы Указына 27 июньдә кул куела һәм шул ук көнне югары дәрәҗәне бирү һәм бүләкне тапшыру өчен Гордей Филипповны Кремльгә чакыралар.
Демобилизациядән соң Гордей Иванович озак еллар Ярославль өлкәсенең Рыбинск шәһәрендә яши, аннары Мәскәү янындагы Щелково шәһәренә күчеп, гомеренең соңгы көненә кадәр шунда яши. Аның кайбер биографияләрендә тыныч тормышта намуслы хезмәте өчен тагын бер Ленин ордены белән бүләкләнүе хәбәр ителсә дә, мин әлегә моны раслаучы документлар таба алмадым. Гордей Филиппов 1982 елның 14 сентябрендә вафат була, Советлар Союзы Герое Щелково шәһәре зиратында җирләнә. Бу шәһәрдәге Укучылар йорты хәзер дә Гордей Филиппов исемен йөртә, ә аның турында материаллар җирле туган якны өйрәнү музееның “Бөек Ватан сугышы” экспозициясендә урын алган. Рыбинскида да аның исеме шәһәр тарихында зур эз калдырган кешеләр исемлегенә кертелгән.
Геройны туган ягы Әлки районында да онытмыйлар. Катюшино авылына кергән урында укучылар бу авылда Советлар Союзы Герое тууы турында язып элгәннәр. Ә район үзәге Базарлы Матакта 2010 елда бер урамга Гордей Филиппов исеме бирелгән. 28нче армия оешкан һәм сугышкан Әстерхан өлкәсендә дә аның турында онытмыйлар. Гордей Филиппов турында белешмә күптән түгел нәшер ителгән “Болгар шәһәре һәм Спас районы энциклопедиясенә” кертелде, шулай итеп без аны якташыбыз итеп саныйбыз. Ни кызганыч, Россиянең бер шәһәрендә дә батырның бюсты куелмаган.