Корпункт:
Актанышта район башлыгы Фаил Камаев Бөек Ватан сугыш ветераннары белән очрашты һәм аларга Җиңү бәйрәме уңаеннан, бүләк каплар тапшырды һәм ТР Президенты котлауларын җиткерде. Аны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рамиля Закирҗанова һәм район үзәк хастаханәсе баш табибы Айрат Бикмөхәмәтов озатып йөрделәр.