9 декабрь Россиядә Геройлар көне буларак билгеләп утелә, ә бу – Ватаныбыз азатлыгы өчен тормышларын кызганмаган чын батырларны хөрмәтләп искә алу өчен тагын бер сәбәп. Шул уңайдан, Кукмара районы Зур Сәрдек авылы мәдәният йортындагы “Туган як” музеенда ачык ишекләр көне үткәрелде. Әлеге чараны үткәрүнең максаты – үз Ватанын яратучы гражданнар тәрбияләү, Россия геройларын хөрмәтләп искә алу, тарихи даталарга игътибарлы булырга кирәклеген төшендерү, буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту. Музейга килүчеләргә шушы көннәрдә илебез күләмендә билгеләп үтелгән Сугышчан дан көне, аның тарихы турында да мәгълүмат бирелде. Музейга килгән өлкән буын вәкилләре Сөләйманова Рузилә апа, Гайфетдинова Рәшидә апа, Шакирова Миннебану апа, Сөләйманов Вәкил абый мәктәп укучыларына, авылыбыз тарихына кагылышлы истәлекләр сөйләделәр. Исеме авылыбыз тарихына алтын хәрефләр белән язылган легендар шәхес - социалистик хезмәт герое, полк улы, Бөек Ватан сугышы ветераны Камил ага Шакиров турындагы истәлекләрне дә балалар бик кызыксынып тыңладылар. “Үткәнен белмәгәннең, киләчәге юк” - дип әйтүчеләр хаклы шул. Бу көнне музейда булган мәктәп укучылары өчен әлеге чара чын тәрбия дәресе булды. Бу балалар туган Ватанына хезмәт итүче, буыннар арасындагы бәйләнешне саклаучы, үткәндәге батырлыкларны киләчәк белән ялгаучы һәм традицияләргә тугрылы калучылар булып усәрләр.