Хөрмәтле тыл ветераннары, сугыш чоры балалары!
Тарих битләренә чиксез югалтулары белән кереп калган сугыш сөреме илебезнең бер генә гаиләсен дә читләп үтмәгән. Сөекле улларын, ирләрен, әтиләрен югалткан аналарның, хатыннарның, балаларның кайгы-хәсрәте йөрәкләргә мәңгелеккә уелды, сугыш яралары төзәлмәс җәрәхәтләр салды. Бу яралар сугыш елларын мөмкин кадәр сирәк искә төшерсен, Аллаһы Тәгалә җан яраларыннан сакласын. Сез күргәннәрне кабат кичерергә язмасын. Сезгә сәламәтлек, гаилә иминлеге, күңел тынычлыгы телибез. Дөньялар тыныч булып, иминлектә балаларыгыз, оныкларыгызның кадерхөрмәтендә әле тагын күп еллар сөенеп яшәргә Ходай насыйп итсен.
Олы ихтирам белән Әтнә районы Яңа Шашы авыл җирлеге, “Таң” күмәк хуҗалыгы идарәләре һәм ветераннар советы