Мансур Али улы Вәлиуллин Баку шәһәрендә туып үскән. Сугыш алдыннан ул хәрби хезмәткә алына.
1941 елның 22 нче июнендә фашистлар Германиесе Советлар Союзына мәкерле рәвештә һөҗүм иткәннән соң, илдә бар халык илбасарларга каршы күтәрелә. Безнең Мансур бабабыз да сугышның беренче көнендә үк фронтка – Ватанны сакларга китә. Ул бу вакытта 796 нчы укчы полктагы 318 нче укчы дивизиянең өлкән лейтенанты була. Ул 1943 нче елның 15нче сентябрендә барган сугышта бик зур батырлык эшли – үзенең гәүдәсе белән дошман амбразурасын каплый...
Бөек Ватан сугышы чорында Александр Матросов батырлыгын 438 сугышчы кабатлаган. Шуларның тугызы гына исән калган. Исән калганнарның икесе –Татарстаннан. Ике бәхетленең берсе ‒ безнең Мансур бабабыз. Ул алты ай буе хәрби госпитальдә ятып, яраларын дәвалый һәм туган якларга әйләнеп кайта.
Аның батырлыгын дәүләт югары бәяли ‒ “Сугышчан Кызыл Байрак” һәм “Дан”орденнары белән, “Батырлык өчен”, “Сугышчан хезмәтләре өчен” медальләре белән бүләкли.
Алинә Мифтахетдинова,
Әлмәт шәһәренең 5нче гимназия укучысы