Корпункт:
Ким урта мәктәбе укучылары Мария Амосова белән Ангелина Чулина туган якны өйрәнү буенча “Гасырлар кайтавазы” ачык региональ конкурсында җиңүләр өчен беренче дәрәҗә дипломга ия булдылар.
Мария укытучысы Нина Романова җитәкчелегендә әзерләгән “Безнең хәтеребездә сакланса, һәлак булган солдатларның исемнәре мәңгелек...” дигән эшендә якташлары, Бөек Ватан сугышы ветераннары турында сөйләгән. Ангелина исә “Бу онытыла торган түгел...” эшендә сугышта катнашучы Александра Владимировна Кайнованың тормышын яктырткан (укытучы Әнисә Гыйсмәтова).
“Россия династияләре” регионара иҗади һәм проект эшләре конкурсында үз яшьтәшләре арасында “Минем Россиям. Минем илем” номинациясендә Алена Романова белән Ангелина Чулина призер исеме алганнар. Аленаның “Ольга Балыкина йолдызы” эше икенче урынга лаек булган, ә Ангелина “ Үткәннәрне искә төшереп...” проекты белән өченче урынга чыккан.