Корпункт:
“Олимп”спорт комплексында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган X Татарстан укучылар спартакиадасының зона турниры уеннары үткәрелде, анда баскетболчы кызларыбыз җиңеп чыкты, ә егетләр икенче урынны алды.
Олег ПАХОМОВ
Төрле яшьтәге баскетболчы кызлар үзләренең уңышлары белән безне ничәнче тапкыр сөендерде. “Сәламәтлек” республика спартакиадасында өлкәннәр командасы составында, “КЭС-баскет” регион финалында да алар уңышлы чыгыш ясадылар. Ә мәктәп республика спартакиадасы зона турнирында алар остазлары Валерий Наумов җитәкчелегендә зур осталык күрсәтеп, барлык көндәшләрен җиңеп чыктылар. Әлки һәм Алексеевск командасы белән уеннар аеруча киеренке барса да, алар беренче команданы – 15:14, икенче команданы 28:26 исәбе белән оттылар. Чүпрәле командасы кызларын – 38:10, Тәтеш баскетболчыларын – 31:13 исәбе белән җиңеп чыктылар һәм спартакиаданың финалында катнашу хокукы алдылар.
Бу уеннарда кызларның барысы да – Яна Мельникова, Валерия Матвеева, Дарья Садилина, Ольга Юркова, Диана Хәмидуллина, Ксения Молодова, Анна Осягина, Ольга Кузьмина үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр, шулай да белгечләр Валерия Кирюшина белән Анна Прохорованың оста уйнавын билгеләп үттеләр. Кызлар Юрий Кузнецов җитәкчелегендәге балалар савыктыру-белем бирү үзәгендә шөгыльләнәләр һәм төрле дәрәҗәдәге ярышларда чыгыш ясау буенча зур тәҗрибә туплаганнар. Бу аларга турнирда җиңү яуларга ярдәм итте.
Егетләребез дә сынатмады. Әлкидән килгән көндәшләрен – 25:23, Чүпрәле командасын – 62:28, Тәтеш районын 23:19 исәбе белән җиңеп, алар Алексеевск баскетболчыларына гына оттырдылар. Мондый дәрәҗәле бәйгедә икенче урынны алу зур уңыш һәм аларның җиңүе район командасына өстәмә очколар тупларга ярдәм итте. Радик Садыйков, Данис Җиһангиров, Дмитрий Кузин, Константин Кузнецов, Александр Черников, Антон һәм Александр Четановлар, Александр Трифонов, Радик Ильгузин, Илшат Бәшәров, Зөлфәт Хәйруллин, Марат Усманов, Рүзәл Низамов спартакиаданың зона турнирында көмеш призер булдылар.
Турнирга килгән спортчылар һәм кунаклар ярышларның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үттеләр.