1944 елның 27 гыйнвары-Россиянең Хәрби дан көне. Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көне. Илнәт авыл китапханәсе "Блокада турында укыйбыз" исемле III Бөтенроссия акциясенә кушылды, аны Т.А. Маврина исемендәге "Түбән Новгород дәүләт балалар китапханәсе" оештырды..
Акция кысаларында китапханәче «Лениград блокадасы афәтеннән чыгу" дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрде, кешелек тарихында шәһәрнең иң озак һәм куркыныч блокадасы, Ленинград халкына катлаулы сынаулар аша узарга туры килүе турында сөйләде, блокаданы кичергән кешеләрнең истәлекләрен, көндәлекләрен һәм хатларын укыды. «Шәһәргә ачлык башланды. 1941-1942 елларның кышында ягулык һәм электр булмый. Ленинградлылар өзлексез бомбага һәм атуларга эләгергә, җимерелгән йортларда яшәргә туры килә. Бу авыр көннәрдә өлкәннәр белән бергә гбалалар да булды " ... соңыннан чарада катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Бер минут тынлык - ул бары тик 60 секунд, ә. анда- блокадада 900 көн һәм төн. Бу минут - иң тыныч, иң кайгылы, иң горур минут.