Корпункт:
Район Мәдәният йортында “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика фестиваленең зона сайлап алу туры узды. Бәйгенең әлеге этабында Балык Бистәсе, Лаеш, Биектау, Арча, Әтнә, Саба, Теләче, Балтач, Питрәч, Кукмараның берсеннән-берсе гүзәл туташ һәм ханымнары, күркәм ир-егетләре көч сынашты. Кукмара районыннан “Өченче яшь герое” номинациясендә - Кукмара районы Өлге авылыннан Ленинград камалышында булган Хәтирә апа Салихова да катнашты. Ул бәйгенең зона турында җиңү яулады.