Марат Иванович Казей (1929-1944) — совет партизан-разведчигы, пионер- каһарман, Советлар Союзы Герое.1929 елның 10 октябрендә Минск өлкәсенең Дзержинск районы Станьково авылында туа. Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан авыл мәктәбенең 4 сыйныфын тәмамлый. 1942 елның июлендә, фашистлар тарафыннан әнисен җәзалап үтергәннән соң, 12 яшьлек малай сеңлесе белән партизаннарга китә. «Октябрьның 25 еллыгы» отряды члены була дошман гарнизоннарына барып, алар турында кыйммәтле мәгълүматлар ала, автомобиль һәм тимер юлларда диверсияләрдә катнаша. 1943 елның кышында Слуцкий шоссесындагы сугыш вакытында Марат мөһим документлар-карталар һәм немец
командованиесе планнарын таба ала.1943 елның мартында, «Октябрьнең 25 еллыгы " отряды чолганышка эләккәч, Марат, атка атланып, карательләрнең тыгыз рәтләрен үтеп, ярдәм китерүгә ирешә. 1943 елның ахырында Казей «Сугышчан казанышлары өчен» һәм «батырлык өчен» медальләрен, шулай ук беренче дәрәҗә Ватан сугышы орденын ала.
Ә бит ул вакытта аңа нибары 14 яшь була. Ләкин 1944 елның язында яшь партизанның гомере фаҗигале рәвештә өзелә.1944 елның 11 маенда, заданиедән кайтканда, Марат һәм разведка командиры немецларга Минск өлкәсенең Узден районы Хоромецкое авылы янында юлыга. Командирны шундук үтерәләр, Марат, атыша-атыша, уйсулыкка ятып кала.Марат каты яраланган булу аркасында качарга мөмкинлек булмый. Патроннар булганда, оборона тота, ә магазин бушап
калгач, кулына үзенең соңгы коралын - биленнән төшерми торган ике гранатанын берсен немецларга ташлый , икенчесен калдырдыра. Немецлар якын ук килгәч, үзен дошманнар белән бергә шартлатты. Шул шартлауда 29 фашист һәлак була. Һәлак булган яшь геройның батырлыгы турында тиздән бөтен ил белщ Ә Марат Казей исеме белән зур сугыш корабын атыйлар , чөнки ул моряк һәм капитан булырга хыялланган була .
