1941 елның октябрендә хәбәрсез югалган Шакиров Галимҗан хатлары.Кукмара районы, Күкшел авылы
3 сентябрь, 1941 ел. Өйдәгеләр!
Сезнең барыгызга да сагынычлы сәләм. Без Москвага килеп җиттек. Стансада ятабыз. Хәзергә тамак тук һәм тынычлык. 22 августтан бирле Москвада. Бернинди дә тынычсылык булмаган. Кайсы якка китү хәзергә билгеле түгел. Ленинградка яки Смоленский направлениесенә диеп сөйлиләр. Кайсына барсаң да утның кызулыгы бертөрле диләр. Хәзергә юлда булганлыктан адрес язып булмый.
Габтрахман, Гариф, Ахмәтләр бер вагонда барабыз. Алар өйдәгеләренә сәләм язарга куштылар.
Безне яхшы киендерделәр һәм хәзергә бик яхшы туйдыралар. Кайтучылар фронтны бик кызу диеп сөйлиләр. Кайсы хәерле, шул булсын инде. Кукмарадан киткәндә Хаҗибның киткәнен, калганын аермачык белмәдем.
Безнең белән китмиче Кукмарада калган авылдашлар бәлки кайсылары өйгә кайтканнардыр, бәлки кайберләре Казан тирәсендә өйрәнергә калганнардыр. Безнең белән бергә барысы да өйрәнгән солдатлар . Шуның белән безне өйрәтеп маташмадылар инде.
Кавиның да нишләгәнен белә алмыйм. Салкын вакытлар җитә, шунлыктан сезнең тормыш өчен бик кайгырам. Без эшелонда тирә авыллар бик күп.
Тәтә, Гильминурга, Наҗия, Флүрә һәм Альбертка, Ширикамал тәтәгә, калганнарга миннән сәләм укыгыз
Сезне сагынып, исәнлектә күрешүне көтеп, әтиегез. 3 сентябрь, 1941 ел.
8 сентябрь, 1941 ел. Өйдәгеләр!
Бүген 7 сентябрь. Без Смоленский артында бер зур агым суга ерак түгел җирдә ятабыз, суның исеме Днепр булса кирәк. Сугышның беренче линиясе бездән 2 чакрым чамасы. Әйләнәдә һәрвакыт пушкалардан атып торалар, снарядлар ярылып тора. Безне шушы көннәрдә сугышның 1 линиясенә күчерерләр диләр.
Габтрахман, Ахмәт, Гариф безнең рота янында пулемет взводында. Мине отделениедә командир итеп калдырдылар, алар белән җибәрмәделәр. Монда каршы килеп торып булмый, белү белмәү белән дә артык хисаплашмыйлар, сугыш – көрәшнең каты вакыты. Дошманны тизрәк җиңәргә кирәк.
Без ята торган урын матур, калын яфраклы, ылыслы урман. Төннәрдә бик салкын, иреле ваклы яңгыр ява. Ибәт Абдулы, Фәтхиләр безнең тирәдә, икенче ротада булганга, һәркөнне аларны күрә алмыйм.
Без Москвадан поезд белән 250 чакрым, җәяүләп 80 чакрым чамасы җир килдек. Бомбардировкага очрамадык. Юлда элек бомбардировка ителгән урыннарга очрадык. Хәзер андый хәл күренми.
Гаффә һәм балалар, мин сезне бик сагынам һәм сезнең тормышыгыз өчен бик кайгырам. Кайгырган белән бер эш тә эшләп булмый. Сез тәтәләргә күчегез инде, өйнең җимерелү куркынычы бар. Ягарга булмаса, берәр нәрсәне ватып ягарсыз инде. Исән кешегә каралты табылыр әле.
Мин моңа кадәр 4 хат салдым, бу бишенче хат, шәт алгансыздыр. Моңа кадәр минем адрес билгеле түгел иде, хәзер билгеле булгач язам инде, шуның белән хат салырсыз. Хатка үзегездә булган хәлләрне, авылда булган хәлләрне һәм армиягә бездән соң тагын кемнәр алынды, кемнәр кайтты – языгыз. Мин сезнең хатыгызны түземсезлек белән көтәрмен.
Бүген хат язарга вакыт иркенрәк булды. Бик күп язмакчы булган идем, яза башлагач, нәрсә язарга белеп булмый.
Хушыгыз! Фаизне рәнҗетмәгез, карагыз, анагызның сүзен тыңлагыз, сез зур инде – үзара даулашмагыз. Бервакыт аерылсагыз, бик үкенерсез, соң булыр.
Без Казаннан әйберләрне җибәргән идек, барып җиттеме, языгыз! ( Почта штемпелендә : п/п 825 – 612/2. 8 сентябрь, 1941 ел.)
10 сентябрь, 1941 ел.
Гәффә, Кавый, Фаиз, Кавый, Илгиз! Барыгызга да аеруча гадәттән тыш сагынычлы сәләмнәремне җибәрәм һәм сәламәт тыныч тормыш теләп калам. Тәтәгә, Гильминур, Наҗия, Флюра, Альбертка туганнарча сәләм. Мәмәшир кайнагага, барча җәмәгатьләренә сагынычлы сәләм. Гильмулла абзыйга, барча җәмәгатьләренә сагынычлы сәләм. Гайникамал тәтәгә, Галиягә сагынычлы сәләм. Барлык агай-энеләргә, тирә-күршеләргә, мине сораган дус ишләргә – барсына да миннән сәләм укырсыз.
Сәләм соңында минем хәлне беләсегез килсә, ул түбәндәгечә.
Бүген 10 сентябрь, мин өченче тәүлек Смоленский янындагы фронтның 1 линиясендә окопта ятам. Безнең окоплар белән нимес окопларының арасы 50 генә метр, нимесләрнең сөйләшүләре ишетелеп тора. Алда да, уң, сул флангларда да нимесләр. Без оборонада ятабыз.
Менә инде окоп тормышы белән дә кечкенә генә таныштырам.
8 сентябрь төнне 119 кеше Днепр суын кичтек. Яшеренә-яшеренә барып, иң уңайлы урынга окоплар казыдык, ике кешегә бер чокыр. Минем белән бер чокырда Кызыл Юл районы, Яңа Сәрдә авылыннан Файзулла Шакиров дигән кеше, 1903 елгы. Окопыбыз 1 метр чамасы тирәнлектә, метр ярым чамасы буйга бар, шунда 2 кеше ятабыз. Көн-төн өзлексез өстән снаряд, миномет, пулемет уты узып тора. Шуның астында утыруның ничек икәнлеген үзең күрмәгәндә күз алдына китерүе читен булыр.
8-ендә безнең янда окопларда ятучылардан өч кеше раненый булды, берсе бик авыр. Якынрак авыр снарядтөшеп, бөтенләй күмеп куюы да бик мөмкин дип, иптәш белән сөйләшеп ятабыз. Сугыш, билгеле, корбансыз булмас инде ул.
Ашау кертә алсалар, туярлык була, кайсы көнне кертә алмыйлар, кайсы көнне бер генә тапкыр төнлә ашаталар. Җылы аш, җылы чәй юк инде, әлбәттә.
Мин авылдашлардан аерылдым, ул чакта язган идем, хәзер аларның кайда һәм нинди хәлдә икәннәрен белмим.
Окоптан башны күтәреп карагач, якында гына матур-матур авыллар күренә. Таң алдыннан аларда әтәчләр кычкыра, кич казлар быкылдаша, ямаслы. Ләкин ул авыллар әле нимесәр кулында, аларны сугышып алу – безнең өскә йөкләнгән.
Авыл, тыныч тормыш, Кавый белән колхозда эшләгән вакыт, кич эштән кайткач җыйналып, сөйләшеп ашаган – эчкән вакыт истән чыкмый. Тик ни өчендер артельдә эшләгән вакытны сагынмыйм. Шул матур вакытлар тагын кайтыр дип хыялланасың. Үлгәнче кешедә матур хыяллар саклана бит ул.
Мин бу хатны кайда салырымны белеп язмыйм, бәлки берәр сәбәп белән чыгучы булса, шуның артыннан бирермен диеп язам.
Менә минем тормыш - көн-төн чокыр эчендә, өс-баш киенгән, янга мылтык-патрон, көрәк һәм башка кирәк-яраклар асылган, инде ни буласын алга карау – билгеле түгел.
Хат языгыз, бәлки килер.
Минем адрес : Действующая армия, п/п 825 – 612/2, Шакирову Галимзяну.
Менә мин мондагы тормыш белән кыскача таныштырдым, калганын исән кайта алсам, шунда сөйләшербез Сезгә тыныч тормыш теләп, әтиегез Галимҗан.
26 сентябрь, 1941 ел. Өйдәгеләр!
Барыгызны да аеруча, гадәттән тыш сагынычлы сәләмнәргә күндерәм, озын гомер, тыныч тормыш теләп калам.
Үзем бүгенге көндә сау һәм сәламәт. Шул алдагы хатларда язганча, 1 линиядә. Мин моңа кадәр берничә хат язып, үземнең хәл белән кыскача таныштырган идем, укыгансыздыр. 8 сентябрьдә язган хатка каршы сездән хат көтәм. Сезнең исәнлегегезне беләсем килә.
Мин авылдашлардан аерылганлыгыбыз хакында язган идем. 25 сентябрьдә Ахмәтне һәм Гарифны очратып сөйләштем, хәзергә бар да исәнләр икән.
24-дә сентябрь ае өчен 115 сум жалованье акчадан 100 сумны почта белән сезгә җибәрдем. Шәт, барып җитәр, алырсыз. Минем шуннан ары ярдәм итеп булмый инде. Дәүләттә бөтен кошмарга шулай түлиләр. Алдагы жалованье алганчы исән булсам, тагын җибәрермен. Монда акча тотарга вакыт һәм урын юк.
Артельгә яки башка урынга минем бертөре дә бурычым калмады. Сораучылар булса, артельяки башкалар, минем адресны бирегез, минем белән хәбәрләшерләр. Артельдән алган 2 пот онны мин кайткач түләрбез.
Хат языгыз. Сагынып – әтиегез. 26 сентябрь, 1941 ел.