Корпункт:
Тиздән илебез Бөек җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәчәк. Елдан-ел сугышта катнашучыларың саны кими бара. Безнең авылда да алар дүртәү генә калды. Исәннәрне кадерлибез, хөрмәт итәбез, үлгәннәрне искә алабыз, берсе дә безнең хәтердән югалмый, онытылмый. “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел “ - дип юкка гына әйтелми.
Еш кына сугыш инвалиды, мәрхүм әтием Әхмәт Алишевның җыйган архив материалларын актарам. Алар арасында зур гына пакетта саргайган өчпочмаклы егермеләп солдат хатлары саклана. Ул хатлар әтиемнең сугышта үлеп калган абыйсы Заһит Алишевныкы. Хатларда сугышның дәһшәтле көннәре турында, совет сугышчыларының батырлыклары, аларның дошманга чиксез нәфрәте, Ватаныбызга олы мәхәббәт хисе белән сугарылган.
Заһит абый районыбыз газетасының актив хәбәчесе булган, аның мәкаләләре газета битләрендә еш урын алган. Ул укытучы булырга, балалар тәрбияләргә теләгән. Әмма сугыш аның бөтен планнарын җимергән. 1942 елның көзендә Спас педагогия училищесыннан ук аны армиягә алалар. Заһит абый әнисенә, энесе Әхмәткә хатлар җибәреп тора.
Утлы сугыш тынган арада вакыт табып, сагынып язылган солдат хатлары...
“...Мин фронтта. Әле кояш чыкмаган, ә без инде күптән аяк өстендә. Ярты төннән үк сугышчан әзерлектә торабыз. Авыр булса да түзәбез. Хәрби ант кабул иттем. Комсомол сафына кердем “, - дип яза ул үзенең 1942 елның 13 октябрендә язган хатында. Чираттагы язган хатларында, дисциплиналы һәм тапкыр сугышчы булганы өчен, кече команда составы мәктәбенә укырга җибәрүләрен һәм аны тәмамлаганнан соң тагын сугышта булуы турында хәбәр итә.
“...Белгород юнәлешендә дошманны кыйныйбыз. 2 августта яраландым, ярам бик тирән түгел. Немец-фашист басып алучыларын тар-мар итү өчен тагын сугышка керәм“ (10.08.1943)
3 декабрьдә ул тагын яралана. Бу юлы аның кулы җәрәхәтләнә.
“...Шартлаткыч пуля шинель җиңемне тураклап бетерде, бер кыйпылчыгы минем кулыма кереп калды. Хәзер госпитальдә ятам. Өлкән сержант исеме бирделәр...” (10.12 1943 ел).
Абыебыз госпитальдән 1944 елның март аенда гына чыга. Ул хатка язганга караганда, катырак яраланган булган, күрәсең. Аның туганнарын борчыйсы килмәгәндер.
20 яшьлек Заһит Алишев Румынияне фашистлардан азат итүдә катнаша, соңыннан аларны Венгриягә җибәрәләр. Аннан абый “сугышның иң кызу җирендә“ булуы турында яза. ”Карпат таулары буеннан, Венгрия җиреннән кайнар сәлам сезгә “- дип яза ул. Үзенең соңгы хатын ул 1944 елның 5 сентябрендә җибәргән. Язмыштан узмыш юк, диләр. Заһит абыебыз сугыштан кайтмады. Ул кайдадыр Карпат буйларында һәлак булган һәм туганнар каберлегенә күмелгән.
Заһит абый Алишев, балалар язучысы Абдулла Алишның туганнан туганы, бик күпләр кебек үк, Ватан алдында үзенең солдат бурычын үтәп, ил азатлыгы өчен һәлак була.
Иске Рәҗәп авылы.