Корпункт:
«Батыр» спорт мәктәбендә Советлар Союзы Герое Василий Пискунов истәлегенә 2012 елда туган малайлар арасында мини-футбол буенча турнир узды.
Турнирда өч команда катнашты. Ярышларда «кызгылт сары» команда футболчылары җиңү яулады. «Зәңгәрләр» һәм «соры» командалары 2 һәм 3 урыннарга ия булдылар. Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар белән бүләкләнделәр.