Корпункт:
Районда Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңайеннан медаль тапшырулар дәвам итә. Югары Сәрдә дә әлеге тантаналы вакыйга булып узды. Биредә ветераннарга медальләрне өйләренә барып тапшырдылар.
- Безнең җирлектә бары тик өч кенә кешегә бирелде. Кызганычка каршы, Фәүзия апа Әхмәдиева үлеп китте. Медальне аның кызы Ләйлә Идрисовага тапшырдык, - диде Югары Сәрдә авыл җирлеге башлыгы Рәшит Хөснетдинов.