Кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган... Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, гөрләп торган авыллар җир йөзеннән юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән. «Сугыш» сүзен ишетүгә үк, күз алдына янып каралган иген басулары, ятим калган сабыйлар, газиз ирләрен, сөекле балаларын югалткан аналар Илләрен, туган җирләрен саклау өчен һәр гаилә, һәрбер кеше, хәтта яшүсмер балалар уз көчләрен куйган, уз гомерләрен биргән. Кемдер фронтнын алгы сафларында хезмәт иткән, кемдер тылда фронт өчен эшләгән. Кемдер һәлак булып калган, кемдер туган илләренә исән-сау әйләнеп кайткан.
Безнен гаиләдә дә сугыш ветераннары бар. Шуларның берсе – Миргалимов Гаяз Миргалим улы – Мәскәү янындагы корал заводында эшләгән. Йокыны-ялны белмичә, “Барсыда фронт өчен! Җиңү өчен!” дигән лозунг астында фронтны корал белән тәэмин итү өчен яшәгәннәр. Нинди генә авырлыклар кичерергә туры килсә дә, алар антларына тугъры калганнар.
Безнен Гаяз бабай да Җиңү көнен каршы алып, туган авылына гаиләсе янына исән-сау кайткан. Камилә әби белән алар 1 кыз, 6 малай устергәннәр. Балаларын тигез матур тормышта тәрбияләп, оныкларны сөю бәхетенә дә ирешкән. Бабаебыз гомер буе колхозда эшләгән, авылдан читкә китмәгән.
Туганнары, балалары, оныклары, дуслары белән дус-тату яшәп 92 яшенә җитә, 2004 елда вафат була!
Безнең тормышларыбыз тыныч, күкләребез аяз булсын дип көрәшкәнең өчен зур рәхмәт сина! Батырлыгын алдында баш иябез! Хәтерлибез! Горурланабыз!
Эльвира Миргалимова,
10 нчы мәктәпнең туган (татар) тел укытучысы