Абыйлы-энеле өрлектәй дүрт егет чыгып киттеләр сугышка. Гаяз, Гарәф, Бәдретдин, Фәттах.... Иске Рәҗәпнең 400 дән артык егете һэм кызы кебек, алар да сугышның беренче көннәреннән үк дошман белән якалаштылар, утлар-сулар кичтеләр, карлы окопларда, киек-җәнлекләр дә үтеп йөри алмаслык сазлыкларда, җәйге челләнең тузанлы юлларында бер йотым сусыз интегеп, камалышта калып, бер телем икмәккә тилмергән көннәре аз булмады аларның. Әмма Ватанга биргән антларына һәрвакыт тугрылыклы булдылар алар.
Яшьли иреннән тол калган анага төрле фронтлардан хатлар килеп торды башта. Тик бер-ике ел узгач Гаяз белән Гарәф язудан туктады. Өйдә кара кайгы китергән кагазьләр генә саклана бүген. Тау чаклы шушы хәсрәтне күтәрер өчен нинди йөрәк кирәк булды икән анага? Бер ара Бәдретдин белән Фәттахтан да килми башлады хат.
"И, җирем, соңгы бөртекләремнән дә мине аерырсыңмы икән? Шулай япа-ялгызым гына өйдә утырып калырмын микән? берәүсе дә таянычым була алмас микән?" Иртә таңнан арыш урагына килеп, басу-кырларга карап шулай җир-ана белән үзенең серләрен бүлешкәч, ул, улларының исән-имин кайтуларын ялварган.Хәсрәт утында янып-көеп йөргән көннәрнең берсендә хат ташучы кыз калын гына бер конверт китереп тоттыра.
- Ни булыр бу? -дип, курка-курка гына ала кулына конвертны. Ниләр язылган, конверт эчендә ниләр бар? Шундый газаплы, шөбһәле сорауларына җавап табарга тырышып, ул хат ташучы кыз артыннан чыкты.
-Укып күрсәтсәнә, кызым, әллә нигә зиһенем таралып китте, дия-дия ул конвертны кызга бирде. Конверт эченнән фоторәсем һәм куш битле хат килеп чыкты. Хатны Бәдретдин язган иде. "Сөенечең зур, әнкәй. Польша җирендә Фәттах белән очраштык. Ничәмә-ничә елдан соң. Ул эзләп тапты..."
Ананың күзләреннән мөлдер-мөлдер яшь акты. Шатлык яшьләре иде ул. Гаилә ядкаре итеп озак саклады ул әлеге хатны, күрше-күлән керсә, сандык төбеннән алып Бәдретдине белән Фәттахы бергә төшкән рәсемне күрсәтте. Ә рәсемнән ике егет елмаеп карап тора, берсе-гвардия лейтенанты, икенчесе сержант.
"Кайларда, ниләр майтарып йөриләр икән бәбкәләрем?" Фотосүрәтне кулына ала иде дә, әнә шулай сөйләнә иде ул. Бу сорауларына җавап булып тиздән өйгә фронт газеталары килде. Уллары җибәргән иде аны. Анда язылганнарны бик үк аңлап бетермәсә дә, ана-карчык эшнең кая таба барганын яхшы сиземли иде.
Орел, Карачев, Брянск, Смоленск, Минск шәһәрләре, Польша җире. Бусы- Бәдретдин үткән юл. 131 нче бронепоездда илне, бөтен Европаны аркылыга-буйга иңләгән икән бала. "Зенитчылар без",-дип язган иде ул узенең бер хатында, -узловой станцияләрне саклыйбыз дошман самолётларыннан". "4 нче һава армиясендә хезмәт итәм, самолётны саклыйбыз, аэродром коменданты урынбасары". Фәттахыннан килгән хатлардан шуларны укыды ул. Хәрби киемнән төшкән фоторәсемгә карагач, әлеге ике егетнең яшьлеге күз алдына килеп баса. Бик иртә кул астына керделәр алар. Колхоз эшләрендә дә башлап йөрделәр. Гаяз белән Гарәф бригадир иде, Бәдретдин хисапчы булды. "Кызыл Октябрь" колхозының эшчән кешеләре булып танылдылар. Хәтта Гарәф Татарстаннан колхозчы ударникларының 1съездында да катнашты. "Михаил Иванович Калининны күрдем", - дип сөйләде ул авылдашларына Казаннан кайткач. Бригадир Зыятдиновларның ул еллардагы тәҗрибәсен "Кызыл Октябрь" колхозында гына түгел, Иске Рәҗәп авылындагы "Киң тормыш", Тельман исемендәге колхоз эшчәннәре дә теләп өйрәнде.
Яңалыкка, яктылыкка омтылыш бик зур иде бу елларда. Үзләре ачлы-туклы яшәсәләр-яшәделәр, ә табылган акчаны китап алуга, укуга тоттылар.
Бәдретдиннең Куйбышев педагогия техникумына укырга китүен дә өйдәгеләр яхшыга юрады. Хәлдән килгәнче студент егеткә ярдәм итәргә тырыштылар.
Техникумны тәмамлагач Бәдретдинне Таҗикстанга җибәрделәр. РОНОга методист булып Урта Азия республикаларына бу елларда белемле йөзләрчә татар егете килде. Мәктәпләр оештырдылар, җирле кадрларны мәгариф эшенә әзерләделәр алар. ...Егет кешегә шундый бер көн килә: ул солдат гимнастеркасы кияргә, ил сагына басарга тиеш. Зыятдин абыйның дүрт улы да солдат хезмәтен тутырып кайтты. Бәдретдин дә армиядән соң яңадан үзе эшләгән, үзе хезмәт юлы башлаган районга килде, таҗик балаларына аң-белем бирде. Оештыру сәләтен күреп, партия райкомына инструктор итеп алалар аны. Өч ел буена ул җирле партия оешмаларына оештыру, политик тәрбия эшен җайга салуда турыдан туры ярдәм итә.
Көнбатышта, ил чигендә кара болытлар куера. Ил чиген ныгытырга кирәк. Зыятдин абыйның төпчек улы Фәттах 1939-1941 елларда Көнбатыш чикләребезне ныгытуда, Бессарабияне азат итүдә катнаша. Озакламый Гитлер башкисәрләре туган илебезгә ябырыла. Фәттах һәм аның дуслары беренче ударны кабул итәләр ул чакта. Тигезсез сугышта бик күп дусларын югалта Фәттах, үзе дә каты яралана. Шул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып тәнендә әле дә ничәмә-ничә яра эзе кала. Сугыш юллары аны төрле фронтларда, төрле частьларда, төрле шартларда сынап карый.
Фәттах Зыятдинов узган юлны белү өчен 44 нче һава армиясенең биографиясен күздән кичерергә кирәк. Берничә тапкыр яраланганнан соң аны 4 нче һава армиясе составындагы БАО-786 батальонына күчерәләр. Шушы батальонда аэродром коменданты ярдәмчесе булып Курск, Кавказ, Воронеж, Керчь шәһәрләрен, Польша җирен азат итүдә катнаша. 1943 елның 19 декабрь приказы нигезендә сугышчан уяулыгы, үткенлеге, тырышлыгы өчен часть алдында аңа рәхмәт белдерелә һәм кыйммәтле бүләк тапшырыла.
Зыятдиновның һәркайсы турында шулай аерым-аерым сөйләргә мөмкин. Аларның һәркайсының биографиясе, язмышы сугышның хәлиткеч участокларында кисешә.
1943 елны лейтенант Бәдретдин Зыятдинов зениткалар урнаштырылган 131 нче бронепоездның зенит туплары подразделениесе командиры итеп билгеләнә. Зур-зур тимер юл узелларын дошман самолетларыннан саклаучы бу бронепоезддагы солдатларның күпчелеген әле мыек та чыгарга өлгермәгән яшь егетләр һәм чәчәк кебек кызлар тәшкил итә.
Бәдретдин Зыятдинов Бөек Җиңү турындагы хәбәрне Балтика диңгезе буенда ишетә. Ләкин аның өчен сугыш төгәлләнми эле. Шушы бронепоезд белән ул япон самурайларына каршы көрәшкә китә. Төпчек малай Фәттахның сугыш юлы исә Берлин янында төгәлләнә.
Сугыштан соң аларның икесе дә партия, совет, хуҗалык органнарында эшли, яшьләрне коммунистик тәрбияләүдә үзләреннән лаеклы өлеш кертә.
Кызганычка каршы, хәзер алар барысы да вафат. Ватанны саклауда үзләреннән күп көч керткәннәре өчен мин үземнең бабайлар белән горурланам.
ЗИЯТДИНОВА ГУЗЕЛИЯ
Ученица 7 класса,
Иске - Рязяпской средней
общеобразовательной школы
Спасский район, с. Иске-Рязап,